Татарстан Республикасы Теләче районының Олы Нырсы, Кече Нырсы һәм Бичер авыллары янәшәсендә урнашкан борыңгы мөселман зираты “Зөлката” исемен йөртә. Зөлката – Зөлхи ата, Зөлмөхәммәт исемле тарихи шәхес  17нче гасырда яшәгән. Аны Зөлкә ата, Чүлкә ата дип тә йөрткәннәр. Тәтеш-Буа тирәләрендә яшәгән Багдан Чеменеев исемле морзаның улы булуы билгеле. Галим М. Әхмәтҗанов «Урыс документларында 1602-1603 елларда Богдан Чеменеевнын йомышлы татар» булуын әйтә. Аның җир биләмәләре хәзерге Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылыннан ерак булмаган “Большой (?)” (бәлки Олы Нырсы) дигән урынны биләгән. (Әхмәтҗанов  М. Нугай урдасы: татар халкның тарихи мирасы.-Казан: Мәгариф нәшр.,2002.-343б.) Республика районнарының район-авылларының географик картасын карасак, Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллы авылыннан Теләче районы Олы Нырсы авылының бик ерак урнашмавы күренә. Бәлки Нырсы җирлекләрендә Зөлмөхәммәтнең нәсел җепләре саклангандыр, ата-анасы биредә күмелгәндер? Кайбер риваятьләргә караганда, Изгеләр зиратында Зөлмөхәммәтнең өч кызы ята. Олы Нырсы, Кече Нырсы һәм Бичер авылы халкы Сәгыйдәбану, Шәһидәбану, Захидәбану исемле Зөлхи ата кызларына багышлап буген дә дога кыла. Олы Нырсы җирлекләренә ул вакытта зур яу килә, имеш. Авыл халкына ярдәмгә гаиләсе белән  Зөлхи ата килеп төшә. Кайбер риваятьләрдә Зөлката Бохара шәһәреннән килде дип бәян ителә. Көтмәгәндә, таң вакытында басурманнар авылга басып керә һәм каты бәрелешләр башлана. Зөлхи атанын өч кызы иртәнге намаз укыган вакытта бер кылычтан үткәрелә. Бу хәлләргә ярсыган ата авыл һәм тирә – якта яшәүче ир-атларны җыеп зур көрәшкә күтәрелә. Сугыш канлы һәм аяусыз була. Нырсуар  елгасы кан булып ага.  Изге жаннарны бик зурлап  Изгеләр зиратына күмәләр, дип сөйли иде Олы Нырсы авылында туып-үскән, гомер буе тормыш иткән әбием Сәлимә Гыйльметдинова.

    Зөлхи ата әлеге вакыйгадан соң, моннан күчеп китәргә карар кыла. Бу чорда 17нче гасырның икенче яртысында йомышлы татарлар Кама елгасының сул як ярларына аяк баса һәм әүвәлге Нугай урдасы биләгән  мәйданнарны үзләштерергә керешә.  Зөлмөхәммәт үзе хэзерге Әлки районы Яңа Чаллы авылына нигез сала. Аның биредә кабере дә бар.  Юрматы шәҗәрәсендә «Чулкә ата» кабере янына Шыголе бине җирләүләре дә искәртелә. «Башкортстанда табылган Юрматы нугайлары шәҗәрәсендә, аларның Зәй, Чишмә, Идел елгалары буйларында Биләр шәһәре тирәләрендә күчеп йөргәндә «Чүлкә ата» кабере янында туктаулары хакында хәбәр сакланган, - ди галим Марсель Әхмәтҗанов. – Шунысы кызыклы, Яңа Чаллы авылына нигез салучылар арасында Алатырь Камкасыннан килгән кенәзе Юнәли Мостафин да була. Идрис Хафизнын шушы нәсел кешесе булуы да бик мөмкин», - дип фаразлый ул.  Идрис - Зөлмөхәммәтнең улы. Атаклы суфийчы, күрәзәче, дин белгече, халык медицинасы нигезендә дәвалаучы  Идрис  хафиз. “Хафиз” дип хәдис  әһелләренә эчтәлек һәм дәлилләре белән йөз мең хәдисне күңеленә алучы ятлаучыга әйтелсә дә, Багдад мөселманнары тарафыннан үзләренең лаеклы кешеләрен атый торган бу исем-титулны безнең халкыбыз алып, үзләренең һәрбер олылаган, бөек дип саналган кешеләренә мактаулы исем буларак кулланган. Халык аны тагын Хәлфә бабай дип йөрткән. Аның халыкка аң-белем бирүе, сихәтләндерүе яхшы мәгълүм. Риваятьләрдә Бичер халкының Хәлфә бабайны еш очратуы турында әйтелә. Ул бертуган апа-сеңелләре каберләренә зиярат кылырга килгәндә, Бичер мулласы белән күрешмичә китми. Биредә Идрис хафизка «Шәкерт бабай» дип эндәшкәннәр.  Аның килгәнен халык көтеп алган.  «Шәкерт бабай» дәваланырга килүчене алдан ук күрә торган булган:  «Хәзер ерактан  кеше килә, самавырны куыйк» дип каршы алган.  Рус миссионеры Мещеряков та Мәшләк төбәгендә Идрис Зөлмөхәммәткә дәваланырга керергә теләүче халыкның меңәрләгән метр чиратка тезелүен күреп гаҗәпкә кала. Бүген аның яшәгән нигезе – Балык бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы янында һәм Бичер-Нырсы арасындагы Зөлката зираты янәшәсендә урнашкан саф, сихәтле чишмә суларының тылсымы һәркемгә мәгълүм.  Изгеләр зираты янәшәсендәге өч чишмәнең сулары белән халык бүген дә күз, колак, тән авыруларыннан сихәтләнә. Күрәсең, сихәтләндерүче Идрис хафиз  «Алланын рәхмәте белән» әлеге сулар, җиләк-җимешләр белән дәвалаган. Сихәтләнүләре турында исә,  беркемгә дә эйтергә кушмаган. Чөнки бу чорда Патша хөкүмәте татар халкын төрле юллар белән көчләп, кызыксындырып, ислам диненнән православиегә күчерү сәясәтен алып бара. Ә Идрис хафиз ислам дине юнәлешләренең  берсе – суфийчылыкка өндәүче булган. 

    Тарихи чыганакларда Зөлмөхәмәтнең тагын бер улы булуы билгеле. Мәшһүр татар галиме, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” дип аталган библиографик хезмәтендә Зөлмөхәммәд улы Юныс турында бик аз  булса да, мәгълүмат бар. Автор Касыйм бине Ибраһим әл-Казаный (Касыйм шәех) турында сүз алып барганда, Яңа Чаллы авылында яшәүче Юныс бине Зөлмөхәмәдне дә әйтеп уза. “Тәварихы Болгария”  китабында бу кешене (Касыйм шәехне) “Казан халкыннан иде, вафаты да Казанда булды. Яңа Чаллы авылында Юныс бине Зөлмөхәммәднең бер мөриде иде, дип әйтелгән” дип яза. (Фәхретдин Р. Асар.1 том. – Казан: Рухият, 2006 ел, 360б.) Мөрид – суфыйчылык юлына баскан, остазының сүзеннән чыкмаска, аның юлын дәвам итәргә сүз биргән мөршиднең укучысы булуын исәпкә алып, без, Зөлмөхәммәд улы Юнысның да, суфый, күпләрнең рухи остазы булуы турында фикерли алабыз.  Зөлмөхәммәд, аның уллары Идрис, Юныс – уз чорларының атаклы суфый шәехләре (ислам динендә аксакал, юлбашчы дигәнне  аңлата) булганнар, ә халык аларны газизләр (изгеләр) дәрәҗәсенә күтәргән.


Әдәбият:

  1. Әхмәтҗанов  М. Нугай урдасы: татар халкның тарихи мирасы.-Казан: Мәгариф нәшр.,2002.-343б.
  2. Фәхретдин Р. Асар.1 том. – Казан: Рухият, 2006 ел, 360 б.