Ханова Зәйтүнә Канзәфәр кызы (30 июль 1956 ел) — журналистика ветераны. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).

Зәйтүнә Ханова
Туган телдә исем Ханова Зәйтүнә Канзәфәр кызы
Туган 30 июль 1956(1956-07-30) (67 яшь)
Башкорт АССР Мәчетле районы Еланыш авылы
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).

Биографиясе үзгәртү

Зәйтүнә Ханова 1956 елның 30 июлендә Башкорт АССРның Мәчетле районы Еланыш авылында туган[1].

1973 елда Уфада 1-нче республика мәктәп-интернатын тәмамлый.

.1978 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, филолог, башкорт теле һәм әдәбияты белгече һөнәренә ия була.

1978 елдан «Ленинчы» республика газетасында тәрҗемәче булып эшли башлый. Аннары «Яшьлек» газетасы редакциясендә сәясәт бүлеге мөдире итеп билгеләнә[1]. Соңрак Башкортстан «Китап» нәшриятында сәяси әдәбият бүлеге мөдире вазифасын үти.

2009 елдан «Йүрүҙән» газетасында социаль-икътисад бүлеге мөдире булып эшли.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Латипова Рәйлә. Әйле ырыуының сая ҡыҙы // Йәшлек: гәзит. — 23 август 2011 йыл.