Зәйнәп Хәйруллина
Зәйнәп Хәйруллина — татар музыкасы белгече, тарихчысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары мөхәррире.
Зәйнәп Хәйруллина | |
---|---|
Туган | 1916 Казан |
Үлгән | 15 август 2010 Казан |
Һөнәре | музыка белгече |
Җефет | Җәүдәт Айдаров |
Зәйнәп Хәйруллина 1916 елда туган. 1932—1958 елларда Татарстан радиосында диктор, мөхәррир, әдәбият-сәнгать тапшырулар җитәкчесе булып эшли. 1958—1961 елларда Казан телевидение студиясендә директор, мөхәррир, 1962—1973 елларда ТАССР Композитор берлегенең җаваплы сәркәтибе вазыйфасын алып бара.
Бер үк вакытта ул 1944—1976 да Татар дәүләт филармониясендә концерт программаларын алып баручы һәм лектор булып эшли. Татар музыка культурасына караган хезмәтләр авторы.
Зәйнәп Хәйруллина 2010 елның 15 августында вафат була.[1] Кабере тормыш иптәше, музыкант Җәүдәт Айдаров янында Балтач районының Түнтәр авылы зиратында.
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Кәрамәтулла Айдаров (биата)
- Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев (бибабай)
- Габделхәй Динмөхәммәтев