Зыятдин Шәйхетдинов

Шәйхетдинов Зыятдин Гыйльметдин улы

        Бөек Җиңү таңы - 1945 нче елның 9 нчы мае илебезгә, җиребезгә шатлыклы хәбәр алып килде. Дүрт елга сузылган канлы сугышта миллионлаган батыр сугышчылар белән беррәттән авылыбызның корычтай ир-егетләре дә, дошманга каршы сугышларда аяусыз көрәшеп,  туган илебезгә тынычлык алып килделәр.
   Бу язмада шуларның берсе 2  Кызыл Йолдыз ордены иясе  Шәйхетдинов Зыятдин Гыйльметдин улы турында истәлекләр урын алыр.
       Шәйхетдинов Зыятдин Гыйльметдин улы 1924 елның 16 нчы февралендә Татарстан республикасы Алексеевск районы (элек Биләр)  Урманасты Шынталысы авылында  урта хәлле гаиләдә туган.  Башлангыч белемне  туган авылында алган. 4 класс бетергәннән соң төрле эшләрдә әти-әнисенә булышкан.  Бөек Ватан сугышына кадәр Казан-Бөгелмә тимер юлында эшләгән.
       1942 нче елның 27 нче августында Шәйхетдинов Зыятдин Гыйльметдин улын Биләр хәрби военкоматына чакыртып алалар. Сугыш юлы аны Кострома  ягындагы Песочный лагерена илтә. 10 ай буена кече командирлар әзерләү курсында укый. 1943 нче елның май аенда 6 нчы гвардия танк корпусына набор җыялар. Ул шул частьтәге 49 нчы бригадага эләгә. Шуннан соң Орел белән Тула арасындагы сугышка керә, разведкада хезмәт итә. Сугыша-сугыша Ментопольгә барып җитәрәк 6 нчы корпус тетелә һәм  аларны 11 нче танк корпусына берләштерәләр. Көз көне Орелны алалар.  Мәскәүгә кайтырга тиеш булалар,  ләкин Харьковта тукталалар. Черкассолазовой дигән авылга алып баралар. Өстәмә көчләр көтеп берничә ай вакыт үтеп китә. Өстәмә көчләр килгәч,  язгы якта 11 нче танк корпусы составында сугышка китәләр. Ковель шәһәреннән яңадан сугышка керәләр –Буг елгасын кичәләр . 1945 елның гыйнварында батырлык кыла: разведка вакытында немец  часовоен үтерә.  Җиңү таңын Берлинда каршы алалар. Бөек Ватан сугышында сержант, командир булып хезмәт итә. Сугыштан соң да 1947 нче елның 3 нче мартына хәтле Нальчик шәһәрендә  хәрби хезмәтен  дәвам итә.
       Кыю йөрәкле батыр солдат ямьле язда туган авылына әйләнеп кайта. Күмәк хуҗалыкта хезмәт юлын дәвам иттерә, төрле вазыйфалар башкара: бригадир, ферма мөдире, хәзерләүче булып лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Пенсиягә чыккач та хуҗалык эшләренә сорау булганда, һәрвакыт ярдәм кулы суза.Мөнҗия исемле уңган, чая кызны гомерлек яр итеп, туган илебезгә лаеклы алмаш булырдай 7 бала: 5 кыз һәм 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Булдыклы хуҗаларның яшелчә бакчаларында үскән исәпсез алмагачлар, карлыган куаклары Һ.б җиләк- җимешләргә бай булуын күпләр хәтерли әле. Әле дә ул бакча күз явын алырлык булып мул уңыш бирә.
       Зыятдин Шәйхетдинов 2005 нче елның  9 нчы февралендә  вафат була.
       Зыятдин Шәйхетдиновның сугышчан батырлык өчен бүләкләре арасында:

2 Кызыл Йолдыз ордены, "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен" медальләре бар. Сержант Зыятдин Шәйхетдиновка 11 нче танк корпусы составында Радом шәһәре, Варшаваны, Ковель һәм Висла ярында күрсәткән батырлыклары өчен РӘХМӘТ белдерелгән приказлар әле дә саклана.