Зур энә́ карагы́ (Aeschna grandis) - энә караклары гаиләсеннән. Гәүдә озынлыгы 7 см га җитә, канат колачы 10 см кадәр, төсе кызыл көрән. Күзләре зур, ялтырап тора, баш артында тоташалар. Татарстанның бөтен территориясендә очрыйлар, сан ягыннан бик аз. Акмый торган сулыклар янында яшиләр. Бер көчәеп, бер акрынаеп, тиз оча. Ерткычлар. Олы зур энә карагы бөҗәкләр белән туклана, корбанын очканда тота. Ана затлар йомыркаларны суга, су үсемлекләре тукымаларына, сирәк кенә дымлы яр буе туфрагына салалар. Личинкалары үсемлекләр белән капланган акмый торган яки әкрен агучы сулыкларда үсә; чукмарбашларга һәм балык маймычларына һөҗүм итәләр.

Зур энә карагы ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар үзгәртү