Зур кушая́к (җир куяны (Allac­taga major)) - кушаяклылар гаиләлегеннән имезүче хайван. Евразиядә , Төньяк Америкада таралган. Татарстан территориясендә Идел алдында һәм Кама аръягында очрый. Юл буйларында, сыза битләүләрендә, көтүлекләрдә, инеш буйларында тереклек итә.

Гәүдәсенең озынлыгы 19-25 см, койрыгыныкы 30 см га кадәр. Сырты кызыл-көрән яки саргылт, асты ак. Койрыгы кара, очы соры. Иреннәрендә өнендә яшәргә ярдәм итә торган озын каты мыеклары бар. Арткы аяклары алгыларына караганда берничә тапкыр озынрак. Колаклары зур, озын һәм тар. Тирән итеп казылган өннәрендә яши, алар кышлый торган, даими, көндезге, вакытлы төрләргә бүленә. Төнлә активлар. Көзен йокыга тала. Кушылу апрельдә - йокы тәмамлануга ук башлана. Йөклелек чоры айдан артык дәвам итә. 1-4 бала китерә. Үләнчел үсемлекләрнең җир өсте һәм җир асты өлешләре белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар үзгәртү