Зональ оккультлы тышкы кискен ретинопатия

Зональ оккультлы тышкы кискен ретинопатия — фоторецепторлар зарарлану өчен бер яки берничә күрү кыры өлкәсенең кискен төшеп калуы белән сыйфатланган идиопатияле бик сирәк синдромнар төркеме.

Зональ оккультлы тышкы кискен ретинопатия
ICD-9-CM 362.10[1]

Бу сирәк халәт, тик аның турында авыруны кирәкмәгән һәм файдасыз тикшеренүләрдән азат итү өчен онытмаска кирәк, аеруча неврологик. Зональ оккультлы тышкы кискен ретинопатия — иң таралган формасы. Күбесенчә сәламәт яшьләр чирли, еш миопияле хатын-кызлар, кайвакыт кичергән грипптан соң. Аутоиммун механизмнар катнашуга күрсәтмәләр бар, тик кайбер факторлар (челтәркатлау зарарлануының асимметриялеге, стероидлы терапиянең нәтиҗәсе һәм циркуляциядә антитәнчекләр булмау) чир беренчел аутоиммун булмау турында фаразларга мөмкинлек бирә.

1. Бер яки берничә күрү кыры өлкәсе төшеп калу белән, еш фотопсияләр белән бергә билгеләнә. Күрү кырының чигә яртысы ешрак җәлеп ителә, ә үзәк гадәттә җәлеп ителми. Ике яклы зарарлануны 50% очракта күзәтәләр.

2. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

• Гадәти күз төбе күренеше.

• Берничә атнадан соң аз чагылган витреит, зарарлану өлкәсендә ретиналь тамырлар тараюы һәм кайвакыт, аеруча күрү кырының таралган кимчелекләре белән авыруларда, перифлебит барлыкка килә ала.

• Зарарланган өлкәләр киңәя яки үзгәрешсез кала яки кими (сирәгрәк).

• 50% очракта күрү кыры 4-6 айдан соң тотрыклы була.

• Соңгы стадиядә зарарланган өлкәдә тут кисәкләре һәм тамырлар тараюын билгелиләр (рәс. 14.69), тик челтәркатлау күзәнәкләре исән калганда күз төбе күренеше гадәти кала.

3. Периметриягә периферия һәм үзәк күрү кырын билгеләү керергә тиеш, чөнки күрү кыры перифериясенең киң өлкәләре төшеп калуы үзәк кырны гына билгеләгәндә игътибарсыз кала ала.

4. ЭРГ а- һәм b-дулкын амплитудасы кимүен һәм шулай ук җемелдәүче 30 Гц этәргечтә латентлык артуын билгели.

5. ЭОГ яктылык күтәрелешенең булмавын яки шактый кимүен билгели.

6. Фараз уңай. 85% очракта азактагы күрү үткенлеге бер күздә булса да 6/12 ким кала. Зарарланган күздә кабатланулар ешлыгы 25% тәшкил итә, икенче күзнең кичектерелгән җәлеп ителүе мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.