Сөнәев-Зельдович эффекты

(Зельдович-Сюняев эффекты битеннән юнәлтелде)

Сөняев-Зельдович эффекты - йолдызара һәм галактикаара газның кайнар электроннарында Комптон кире эффекты сәбәпле реликт нурланышның интенсивлыгы үзгәреше.

Сөняев-Зельдович эффектын беренче үлчәү (Atacama Large Millimeter Array радиотелескобы)

1969 елда Рәшит Сөнәев һәм Яков Зельдович мөһим теорияне эшкәртә, аның буенча Галәмдә реликт нурланыш электроннар тәэсирендә вакыт белән сибелә.

Сөняев-Зельдович эффекты ярдәмендә галактикалар тупланышы диаметрын үлчәп була һәм бу ысул Галәмдәге ераклыклар үлчәү өчен кулланыла, кайчакта Галәмдәге стандарт линейка дип атала.

Тик 1978 елдан бирле Сөняев эффекты теркәлә башлый.

Хәзер Сөняев-Зельдович эффекты нигезендә Планк галәми обсерваториясе һәм South Pole Telescope, Sunyaev-Zel’dovich Array обсерваторияләре галактикалар тупланышлары каталогларын төзиләр.

Тигезләмә үзгәртү

Радионурланыш үзгәреше:

 

биредә  реликт нурланышның температурасы,  ,   — эффектның спектраль формасы,   — Комптон параметры:

 
 

биредә   һәм   — электроннар концентрациясе һәм температура,   — Томпсон кисеме.

Әдәбият үзгәртү