Заһретдин Гайнетдинов

Тынычлыкның белик кадерен.

 

     Минем әтиемнең бабасы Гайнетдинов Заһретдин сугышның беренче көннәрендә үк сугышка киткән. Игеннәр өлгергән чак булган. Алар атлар белән арыш кыры аша киткәннәр.

  -Көтегез, арышлар, без тиздән кайтырбыз, дигәннәр, алар. Тик тиз генә кайтып булмаган шул. Күз яшьләре булып аларның эзенә өлгергән арыш коелган.

  Шул китүдән күпләр кайта алмаган. Сугыш бик озакка сузылган шул. Күпләрнең, бик күпләрнең гомере өзелгән анда. Безнең бабайдан да нибары бер генә хат килгән. Аннан соң “хәбәрсез югалды” дигән хат килгән. Бабай үзенең улын, әниемнең әтисенең, туасын да белмичә сугыш кырында ятып калган. Үлгән, диясе килми, чөнки ул безнең өчен һаман да исән. Инде минем бабай да безнең арада юк. Сугыш чоры балаларына да бик авыр тормыш алып барырга туры килкән шул. Бер тапкыр да “әти” дип әйтә алмаган балалар бит алар.

  Без бүген шундый матур тормышта яшәвебез белән бабайларга бурычлы. Мин әтиемне, әниемне, әбиемне,апамны бик яратам. Тормышны яратам, үсеп чын кеше булырга тырышам. Бабамнарда, гаиләмдә минем белән горурланырлык булсам иде.

  Безнең авылда Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга багышлап һәйкәл куелган. Анда бабаемның да исеме язылган: Гайнетдинов Заһретдин Гайнетдин улы- 1908 елда туган. Ә сугыш башланганда аңа нибары 33 яшь кенә булган. Һәйкәл яныннан үткән саен, тыныч бул, бабаем, сине онытмабыз, дип үтәм.

                   Минем бабам сугыш кырында

                   Еракларда ятып калган ул

                   Оныкларым тыныч үссен, дип,

                   Ватан өчен башын салган ул.


                   Язлар саен гөлләр куярга

                   Табалмабыз аның каберен

                   Алар каны белән яуланган

                   Тынычлыкның белик кадерен!

                                                                                 

          Иске суыксу        

       

               Гайнетдинов Гадел