Затон, Агыйдел култыгыУфа шәһәрендә көнбатыш ягында үзәктән чагыштырмача ерак урнашкан торак район. Агыйдел елгасының иске үзәне буенда урнашкан. Уфаның Ленин районына керә. Тарихи үзәк буларак елга корабларын ремонтлый торган РЭБОР заводы булып тора. Агыйдел елгасының иске үзәнендә Башкортстан елга пароходчылыгы кышлавы урнашкан. Затон элек елгачылар бистәсе дип саналган. Монда Уфа елга училищесы дә эшли.

Затон, Агыйдел култыгы
Ил Россия
Милли состав татарлар, башкортлар, урыслар һ.б.
Дини состав мөселманнар, христианнар
Почта индексы 450017

Затон җирлегендә (хәзерге Союз урамындагы утарлар территориясендә) 4 мең ел элек - бронза вакытындагы кешеләр яшәү урыны калдыклары (нигездә, керамик әйберләр) табылган.

Бистәдә 3 гомуми белем бирү мәктәбе (4 нче, 46 нчы, 128 нче) һәм спорт юнәлешендәге мәктәп-интернат эшләп килә.