Елена Ямпольская

Елена Александровна Ямпольская (1971 елның 20 июне, Мәскәү, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, журналист, язучы һәм театр тәнкыйтьчесе. Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты (VII һәм VIII чакырылышлар).

Елена Ямпольская
Туган 20 июнь 1971(1971-06-20) (52 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре театральный критик, журналист, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Елена Ямпольская Викиҗыентыкта

Россия Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе (2018 елның 25 июленнән)[1][2]. Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары (2016—2018). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[3].

«Культура» газетасының баш мөхәррире (2011 елдан).

Тормыш юлы үзгәртү

Елена Ямпольская 1971 елның 20 июнендә Мәскәүдә туа. Рус һәм яһүд тамырлары бар[4].

1993 елда ГИТИСның(рус.) театр факультетын тәмамлый[5]. Институтта укыганда «Советская культура» газетасында театр бүлегендә эшли[6]. 1995 елның гыйнварыннан «Известия» газетасында корреспондент, соңрак күзәтүче булып эшли. Газетадан 1997 елның августында китә. Элеккеге «Известия» баш мөхәррире Игорь Голембиовскийның «Новые Известия» (1998—2003) һәм «Русский курьер» (2003—2005) басмаларында мәдәният бүлеген җитәкли. 2005—2006 елларда «Театрал» айлык театр газетасы шеф-мөхәррире булып эшли[7].

2006 елның февралендә «Известия»гә яңа баш мөхәррир Владимир Мамонтов килгәч, кире анда кайта[8]. Мәдәният бүлеге җитәкчесе, баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Арам Габреляновның «Известия» директорлар советы рәисе итеп билгеләнүе журналистларның эштән китүенә китерә, әмма Ямпольская баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын саклап кала[9][10].

«Культура» газетасы җитәкчелегендә үзгәртү

2011 елның декабрендә Елена Ямпольская «Культура» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә[11]. Басманың элеккеге баш мөхәррире Юрий Белявский сүзләренә караганда, газета акцияләрен Никита Михалков белән аффилировкалаган оешмалар тарафыннан сатып алынган[12]. ММЧ шулай ук Михалков басманың яңа инвесторы була ала, дип язганнар[13].

Ямпольская билгеләнгәннән соң, Ирина Кулик, Дмитрий Морозов, Дарья Борисова, Георгий Осипов һәм башка берничә журналист аның сәясәте белән килешмәү билгесе булып газетадан китәләр[14][15]. Ямпольская хәбәр иткәнчә, газета хезмәткәрләрен үзе эшкә яраксызлыклары өчен эштән азат иткән[16].

Әдәби иҗат үзгәртү

Елена Ямпольская — театрга һәм актёрларга багышланган берничә китап авторы: «Театр һәм мәхәббәт турында 12 сюжет», «Елена Майорова һәм аның иблисләре», «Олег Табаковны эзләгәндә». Ямпольская шулай ук архимандрит Тихонның «Несвятые святые» китабы редакторы була[17].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Россия Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы президиумы әгъзасы; Россия кинематографистлар берлеге секретаре; Россия Оборона министрлыгы каршындагы иҗтимагый советка керә.

2013 елда Ямпольская Журналистлар берлегенә альтернатив Союз төзергә тәкъдим итә — Россия һәм патриотик массакүләм мәгълүмат чаралары өчен[18].

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.

2016 елның 5 октябрендә VII чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышында Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт думасы мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына сайлана.

2018 елның 25 июлендә Елена Ямпольская түбән палатаның мәдәният комитеты рәисе итеп сайлана[19].

2021 елның июнендә «Бердәм Россия» съездында Ямпольская Дәүләт Думасына булачак сайлауларда Татарстаннан сайлау исемлегенә кертелә[20]. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[21].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 14 закон инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмә авторы була[22].

Библиография үзгәртү

  • Елена Ямпольская. В поисках Олега Табакова. — Нева, 2005. — 320 с. — 5000 экз. — ISBN 5-7654-4589-6.
  • Елена Ямпольская. Гимн настоящей стерве, или Я у себя одна. — М.: АСТ, 2004. — 304 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-17-026300-7.
  • Елена Ямпольская. Елена Майорова и её демоны. — М.: АСТ, 2003. — 256 с. — 5000 экз. — ISBN 5-17-016494-7.
  • Елена Ямпольская. 12 сюжетов о любви и театре. — СПб.: Лимбус пресс, 2001. — 264 с. — 5000 экз. — ISBN 5-8370-0157-3.
  • Елена Ямпольская. О культуре и не только. — М.: Городец, 2016. — 592 с. — 4000 экз. ISBN 978-5-906815-42-2

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ямпольская Елена Александровна (рус.), Государственная Дума. 5 октябрь 2016 тикшерелде.
  2. Елена Ямпольская возглавила комитет Госдумы по культуре (рус.), Российская газета (2018-07-25). 25 июль 2018 тикшерелде.
  3. Ямпольская Елена Александровна - Фракция "ЕДИНАЯ РОССИЯ". www.duma-er.ru. әлеге чыганактан 2020-09-27 архивланды. 2016 тикшерелгән.
  4. Ямпольская, Елена. Миль пардон, мадам, Известия (2009-08-19). 1 август 2018 тикшерелде.
  5. Игорь Чернышов (2013-10-09). Елена Ямпольская: «Газета «Культура»... Не то, что вы думали!». Литературная газета, № 40. 2013-10-13 тикшерелгән.
  6. Редакция. Газета "Культура". 2013-10-13 тикшерелгән.
  7. Ямпольская Елена Александровна. Синергия. әлеге чыганактан 2013-10-25 архивланды. 2013-10-13 тикшерелгән.
  8. Мила Кузина (2006-03-03). «Порнуха вороной масти». Газета.ру. 2013-10-13 тикшерелгән.
  9. Газету «Известия» покидают 60% сотрудников, включая двух заместителей главного редактора. Forbes (2011-06-04). 2013-10-13 тикшерелгән.
  10. Владимир Надеин (2011-06-20). Гибель "Известий". Ежедневный журнал. 2013-10-14 тикшерелгән.
  11. Елена Ямпольская из «Известий» перезапустит газету «Культура». РИА Новости (2011-12-13). 2013-10-13 тикшерелгән.
  12. Алексей Голяков (2012-02-28). Елена Ямпольская: «Хотим сделать возрожденную «Культуру» законодательницей общественных нравов». Журнал «Журналист». әлеге чыганактан 2013-10-15 архивланды. 2013-10-13 тикшерелгән.
  13. Полина Потапова (2012-01-30). Газета «Культура» заработает на афише и продаже билетов. Маркер. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2013-10-14 тикшерелгән.
  14. Из новой «Культуры» уходят сотрудники. Openspace.ru (2012-02-28). 2013-10-13 тикшерелгән.
  15. Культурный шок. Эхо Москвы. 2013-10-13 тикшерелгән.
  16. Сотрудники бегут из газеты «Культура» из-за конфликта с главредом. РИА Новости (2012-02-22). 2013-10-13 тикшерелгән.
  17. Наталья Горенок (2012-07-10). Елена Ямпольская: «Надо верить в Бога и в способность человека меняться к лучшему». Православие.ру. 2013-10-14 тикшерелгән.
  18. Главред газеты "Культура" предлагает создать"Союз патриотических СМИ". РИА Новости (2013-10-09). 2013-10-13 тикшерелгән.
  19. Госдума утвердила Елену Ямпольскую главой комитета по культуре. tass.ru. 25.07.2018 тикшерелгән.
  20. Максим Топилин и Елена Ямпольская выдвинуты в Госдуму от Татарстана (2021-06-19).
  21. Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва
  22. Объекты законотворчества: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-12 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү