Елена Шибаева (8 март 1923 ел5 ноябрь 1999 ел) — юрист, халыкара хокук буенча, шул исәптән халыкара оешмалар хокуклары белгече; Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаучы (1946); юридик фәннәр докторы (1969), МДУ юридик факультеты халыкара хокук кафедрасы профессоры (1972-1999); «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медаленә лаек була (1946).

Елена Шибаева
Туган 8 март 1923(1923-03-08)
Владимир, РСФСР, СССР
Үлгән 5 ноябрь 1999(1999-11-05) (76 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре хокук белгече, профессор
Эш бирүче МДУның юридик факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Елена Шибаева 1923 елның 8 мартында Владимир шәһәрендә туган.

1946 елда, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый һәм аспирантурага укырга керә. 1953 елда «Проблема права убежище в международном праве» темасына кандидатлык диссертациясе яклый — юридик фәннәр кандидаты була. 1954 елның февралендә Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында укытучы була, кече фәнни хезмәткәр, ассистент, өлкән укытучы һәм доцент вазифаларын били һәм үзенең вафатына кадәр МДУ-да эшли.

1970 елда «Юридическая природа и правовое положение специализированных учреждений ООН» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый — юридик фәннәр докторы булып китә. Ике елдан соң ул халыкара хокук кафедрасында профессор позициясен били; МДУ студентларына халыкара хокук буенча лекцияләр курсын, шулай ук ук — халыкара оешмалар хокуклары буенча махсус курс укый. 1999 елның 5 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

Хезмәтләре үзгәртү

Елена Шибаева халыкара хокукта, шул исәптән халыкара оешмаларның эшчәнлеге белән бәйле хокук мәсьәләләрдә махсуслаша. Ул йөздән артык гыйльми хезмәт авторы һәм автордашы булып тора:

    • «Правовой статус межправительственных организаций» (1972)
    • «Право международных организаций: вопросы теории» (1986)
    • «Правовые вопросы структуры и деятельности международных организаций» (соавт., 1980)

Әдәбият үзгәртү

  • Видные ученые-юристы России (Вторая половина XX века) : энцикл. словарь биографий : по состоянию на 1 авг. 2004 г. / Рос. акад. правосудия; под ред. В. М. Сырых. — Москва : Рос. акад. правосудия, 2006. — 547 с. : портр.; 30 см; ISBN 5-93916-056-5.

Сылтамалар үзгәртү

  • Шибаева Елена Алексеевна. Летопись Московского университета, Аналитическая служба МГУ имени М. В. Ломоносова. 2019-11-13 тикшерелгән.