Дҗай Сваминараян

Дҗай Сваминараян (Дэвнагари язуында: जय स्वमिनाराय) - ул Сваминараян Хәрәкәтендә ритуал һәм иҗтимагый максатлар өчен кулланыла торган мәшһүр дини төшенчә. Ул сәламләү өчен генә түгел, ә шулай ук саубуллашу өчен дә кулланыла. Моның фикере бөтен әйтелгән яки эшләнгән нәрсә Ходайның исеме белән башланырга тиеш. Сваминараян хәрәкәтенең шул юнәлешеннән кешеләр телефон сөйләшүен башлар өчен кулланалар. Алар аны җыелышны башлар һәм тәмамлар өчен кулланалар. Башка дини агымнардан кешеләр үз Ходай исемнәрен кулланалар, мәсьәлән, Дҗай Шри Кришна яки Дҗай Ганеша. Бу төшенчәнең турыдан-туры мәгънәсе, "Сваминараянга сәлам" яки "Изге Сваминараян җиңсен". Сваминараян Сампрадаенда бу төшенчә сәлам буларак кулланыла.[1] Хәзерге заманда бу төшенчә Сваминараян Хәрәкәтендә бөтен дөнья буенча көн саен Пуджада кулланыла.[2][3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Jay Swaminarayan 2007 елның 17 ноябрь көнендә архивланган. Swaminarayan Satsang
  2. A New Face of Hinduism: The Swaminarayan Religion, by Raymond Brady Williams Cambridge University Press
  3. Shastriji Maharaj, by Kishore Mahipatram Dave, Kiśora Mahipatarāma Dave Bochasanvasi Shri Akshapurushottam Sanstha