Дҗагдиш Мандир Курсеонг

Җагдиш Мандир Курсеонг ул Ходай Җаганнатхка (Ходай Кришнага) багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе, ул Һиндстанда, Көнбатыш Бенгалиядә, Джарджилинг районында Курсеонг шәһәрендә ураншкан. Гыйбадәтханә якынча 300 ел элек Курсеонгка Раджастханның кечкенә Мокалпур (Мокала) шәһәрчегеннән килгән Пурохит (Парик) иртуганнар тарафыннан төзелгән булган. Парикларның Брамин гаиләсе Ходай Кришна тугърылары булып, гаиләнең ир кешеләре авылның изге ним агачыннан потлар ясаганнар һәм аларны Ходай Джаганнатхның гыйбадәтханәләрен ясау өчен төрле юнәлешләргә җибәргәннәр. Булган язмалардан күренгәнчә, Ходай Җаганнатхның күп гыйбадәтханәләре Һиндстанның төрле урыннарында нигезләнгән булган.[1][2] Дҗагдиш Мандир Курсеонгның адресы: J M Goenka Road, шулай ук Bank Road дип атала, ул төп автобус һәм тимер юл станциясеннән җәяү белән барып җитәрлек арада урнашкан. Хәзер мәгълүм булган шәһәрчекләр:
1. Курсеонг, Дарджилинг, Көнбатыш Бенгалия.
2. Бһавнагар, Гөҗарат.
3. Гулеҗ Гарһ.
4. Даман Диу.
5. Бунди, Раджастхан.
6. Кота, Раджастхан.
7. Кһангария Бангһария, Мадһья-Прадеш
8. Баджна, Дһолпур, Раджастхан.
9. Әхмәдабада, Гөҗарат.
Бәйсезлеккә кадәр Карачида (хәзер Пакистан) гыйбадәтханә булган. (Хәзерге статусы мәгълүм түгел) .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 7 Popular Tourist Destinations in Kurseong, West Bengal (en-US).
  2. Jagdish Mandir, West Bengal. әлеге чыганактан 2018-07-25 архивланды. 2020-02-22 тикшерелгән.

[1] [2]

  1. wikimapia.org/18701251/Jagdish-Mandir
  2. jagdishmandirkurseong.blogspot.com