Дрейссеналар
Дрейссе́налар (Dreissena) - ике кабырчыклы моллюсклар ыругы. 10 нан артык төре билгеле, Татарстан территориясендә ике: күпрәвешле дрейссеналар (D. polymorpha) һәм Буг дрейссеналары (D. bugensis). Дрейссеналар кабырчыгы яшькелт-сары төстә, 3-5 см озынлыкта, алгы өлеше очланган. Личинкалары - иркен йөзүче велигерлар. Су асты предметларына беркетелү өчен биссус сыекчасы бүлеп чыгаручы махсус бизләре белән башка кабырчыклы моллюсклардан аерыла. Үрчемле, нык булулары аркасында дрейссеналар, 1 м2 га 16 меңгә кадәр үрчеп, 10 м тирәнлеккә кадәр колонияләр барлыкка китерә.
Татарстанда дрейссеналар елга тамакларында, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында очрый. Дрейссеналар колонияләре гидротехник корылмаларның - су агызгычлар, торбалар эшен кыенлаштыра.
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.