Доминикан Җөмһүрияте гимны

Quisqueyanos valientes (Кискеяның кыю уллары) — Доминикан Җөмһүриятенең милли һәм дәүләт гимны. Кискея (Quisqueya) — бу ил һәм шулай ук Һаити урнашкан утрауның борынгы исеме, испаннар басып алганчы яшәгән төп халык телендә “Җир анасы” дигәнне аңлата. Сүзләрен Эмилио Прюдомм (Emilio Prud’homme) язган, көен Хосе Рейес (José Reyés) иҗат иткән.
Беренче тапкыр башкарылуы 1883 елның 17 августында булган. Текст авторының шул елларда һәм соңрак та президент булып торган Улисес Эро (Ulises Heuro) белән килешеп бетә алмавы сәбәпле, гимн рәсмиләштерелми калган, хәтта 1897 елда, текстны беркадәр үзгәрткәч, даими кулланышка кертелгән булса да. Алга таба да, шундый каршылыклар аркасында, гимнның ахыргы, кануни рәвештә кабул ителүе 1934 елның 30 маена кадәр кичектерелеп килгән.
Гимн тексты 16 юллык өч куплеттан тора. Куплетлар озын булганга күрә, күпчелек очракта беренчесе генә уйнала һәм җырлана. Гимнның икенче куплеты илнең тарихына һәм күренекле шәхесләренә багышланган. Беренче куплетта бәян ителгәнчә, бүгенге Доминикан Җөмһүриятенең элгәре булган ил күп тапкыр бәйсезлеген югалтып, аны яңадан яулап алып килгән. Испан колонизаторларын француз баскынчылары алмаштырган. АКШ исә, турыдан-туры басып алмаса да, илнең финансларын һәм икътисадын контрольдә тота. Берзаман хәтта утрауның көнбатыш өлешен биләп торган Һаити режимы астында да булып алганнар Кискеяның кыю уллары һәм кызлары. Һо Ши Мин әйтмешли, “азатлыктан һәм бәйсезлектән кадерлерәк берни дә юк”.

Беренче куплеты һәм тәрҗемәсе үзгәртү

Испан телендә Тәрҗемәсе
1. Quisqueyanos valientes, alcemos

Nuestro canto con viva emoción,
Y del mundo a la faz ostentemos
Nuestro invicto glorioso pendón.
¡salve el pueblo que intrépido y fuerte,
A la guerra a morir se lanzó
Cuando en bélico reto de muerte
Sus cadenas de esclavo rompió.
Ningun pueblo ser libre merece
Si es esclavo indolente y servil;
Si en su pecho la llama no crece
Que templó el heroismo viril.
Mas Quisqueya la indómita y brava
Siempre altiva la frente alzará:
Que si fuere mil veces esclava
Otras tantas ser libre sabrá.

1. Җырлыйбыз, Кискейя кыюлары,
Дәртләнеп хисле җырыбызны,
Соклансын күреп бар Җир шары
Җиңелмәс данлыклы туыбызны.
Дан батыр йөрәкле халыкка —
Аяусыз көрәшкә атлады,
Җан фида кылып һәр сугышта,
Богауларын ватып ташлады!
Һичкайчан булалмас хөр-азат
Ихтыярсыз бер кол, ярамсак,
Күкрәгендә ялкынланмаса
Гайрәте кабызган бер учак.
Ә Кискейя кыю, бирешмәс, —
Коллыкка төшсә дә мең кабат,
Горур тотар үзен, килешмәс,
Булыр ул яңадан хөр-азат.

Гимнның калган куплетлары үзгәртү

2. Que si dolo y ardid la expusieron
de un intruso señor al desdén,
¡Las Carreras ! ¡Beller!… campos fueron
que cubiertos de gloria se ven.
Que en la cima de heroíco baluarte,
de los libres el verbo encarnó,
donde el genio de Sánchez y Duarte
a ser libre o morir enseñó.
Y si pudo inconsulto caudillo
de esas glorias el brillo empañar,
de la guerra se vió en Capotillo
la bandera de fuego ondear.
Y el incendio que atónito deja
de Castilla al soberbio león,
de las playas gloriosas le aleja
donde flota el cruzado pendón.

3. Compatriotas, mostremos erguida
nuestra frente, orgullosos de hoy más;
que Quisqueya será destruida
pero sierva de nuevo, jamás.
Que es santuario de amor cada pecho
do la patria se siente vivir;
Y es su escudo invencible, el derecho;
Y es su lema: ser libre o morir.
Libertad que aún se yergue serena
La victoria en su carro triunfal.
Y el clarín de la guerra aún resuena
Pregonando su gloria inmortal.
¡Libertad! Que los ecos se agiten
Mientras llenos de noble ansiedad
Nuestros campos de gloria repiten
¡Libertad! ¡Libertad! ¡Libertad!