Доминантлы витреоретинохориоидопатия

1. Нәселдәнлек төре аутосом-доминатлы.

2. Өлкәннәрдә симптомнар булганда билгеләнә, ләкин чирне ешрак очраклы рәвештә табалар.

3. Билгеләре

• Тешле сыр һәм экватор арасында төгәл чикләнгән арткы кырые белән әйләнмә тасма кебек патологияле пигментация.

• Тасма чигендә — артериоляр тамырларның тараюы, неоваскуляризация, нокталы аксыл томанланулар һәм соңрак хориоретиналь атрофия.

4. Өзлегүләргә (еш булмаганга) КМШ һәм пыяласыман җисемгә геморрагияләр керә.

5. ЭРГ аснормаль.

6. Фараз әйбәт.

Чыганаклар үзгәртү

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел