Диңгез дулкынлана

Диңгез дулкынлана татар балалар уены.

Диңгез дулкынлана
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
зур бүлмә

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Иң элек уйный торган төштәге урындыкларны бүлмә уртасына чыгарып, бер-берсенә аркаларын терәп тезеп чыгалар. Урындыкларның саны уйнаучылардан бергә ким булсын. Шобага тотышып, өскә чыкканы диңгез була. Аңардан башкалар бар да урыннарга утыралар. Утыручылар бар да үзләренә берәр балык исеме кушып чыгалар. Диңгез дип аталган кеше утыручылар тирәсендә әйләнеп йөри, төрле балык исемнәре кыстырып, диңгез хәлләрен әйтеп, такмаза сөйли. Яки телдән генә балык исемнәрен әйтә. «Диңгез дулкынлана!», «Көймә чайкала!», «Җил алмашты!» — дигән кебек сүзләр әйтеп, төрлечә айкала, башын-йөзен боргалый. Ул балык исемнәрен әйткәндә, шул балык исемендәге уйнаучы булса, шунда ук урыныннан сикереп торып, диңгез артыннан ияреп йөри башлый. Диңгез ни кыланса, шуны кылана. Шулай торучылар күбәеп, бар да диңгез артыннан җырга, хәрәкәткә кушылып йөриләр. Диңгез «җил-давыл» кебек сүзләр әйткәндә, баскан урыннарда чайкалып торалар, аугалап китәләр, диңгез кинәт кенә әйләнеп куя, балыклар да әйләнәләр.

«Диңгез тынды» дигәндә, бар да ашыгып буш урыннарга утыралар. Диңгез булган кеше дә берәр урынга утыра. Кем урынсыз кала, шул кеше диңгез була да уен яңадан дәвам итә.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.