Дисбактериоз (организмның нормаль микрофлора составы һәм аларның микъдар нисбәте үзгәрү) белән халыкның якынча 90 % ы изалана. Аңардан бигрәк тә кечкенә балалары булган әниләр курка, чөнки бу чир белән 3 ; яшькә кадәр балалар бик еш авырый. 1 яшькә кадәр балаларның тиз авырып китүе ясалма тукландыруга күчкән вакытта күзәтелә. Организмдагы файдалы микроблар җыелмасы бик тотрыксыз. Аңа ’ күп нәрсә — стресс, дөрес тукланмау, агулану, артык күп дару эчү, начар ; экология тәэсир итә. Шуңа күрә эчәклектәге уңай микроорганизмнар патологиягә китерүчеләр белән алышынырга мөмкин. Ул вакытта аш- кайнату процессында тайпылышлар башлана, иммун системасы какшый, авитаминоз, хатын-кызларда гинекологик авырулар күзәтелә.

Дисбактериоз
Моның каршысы eubiosis[d]

Дисбактериоз берничә төрле була. 1.Сәламәт кешедә барлыкка килүче дисбактериоз. Аның яшькә, сезонга, һөнәргә бәйле төрләре бар. Яшь үзгәрү, ел фасылы алышыну, туклану режимы һәм эш урынының үзенчәлекләре сәламәтлек какшауның сәбәпләре ; булып тора. 2. Ашкайнату-эчәклек системасы авырулары китереп чыгарган дисбактериоз. Бу төргә ашказанының әчелеге кимү белән бәйле үзгәрешләр, аш-казаны асты бизе, бавыр, үт юлы һәм эчәклек авырулары керә. 3. Организм төрлечә зарарланудан хасил булган дисбактериоз. Бу ва­ кытта ул инфекцияләр, паразитлар, аллергия, гиповитаминоз, агулану, радионуклидлар тәэсирендә килеп чыга. 4. Дарулар тәэсирендә килеп чыккан дисбактериоз. Авыруның сәбәпләре озак вакыт антибиотик дарулар, сульфаниламидлар, антигистаминнар, депрессиягә каршы препаратлар, эч йомшарганда эчә торган дарулар куллану булырга мөмкин. 5. Стресс аркасында барлыкка килгән дисбактериоз. Бу — иң яңа төргә керә.

Югарыда язылганнардан күренгәнчә, дисбактериоз һәркемгә яный.

Шуңа да әлеге проблемага зур әһәмият бирү шарт. Аның өчен авыруны ' ачыклаучы махсус анализ ясатырга кирәк. Хәер, ашкайнату бозылу , дисбактериозның ачык билгесе инде ул.

Дисбактериоз сәламәт яшәү рәвеше алып бармау һәм дөрес тукланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан цивилизация авыруы дип санала. Без ясалма, консервланган, чистартылмаган, шул исәптән күп төрле химик өстәлмәләр кушылган, табигый витаминнары һәм ферментлары аз булган азык белән тукланабыз. Югары сортлы оннан ясалган токмач куллану, ит һәм балык консервлары, ярымфабрикатлар, дуңгыз ите, бавыр, бөер, ми, гади һәм куертылган сөт, татлы ризыклар, лимонад, туңдырма, шоколад белән туклану дисбактериозны көчәйтә.

Борчак, фасоль, соя, ясмык ише кузаклылар, арыш, карабодай, эре тарттырылган бодай, клетчаткага бай кәбестә, кишер, кабак, помидор, кыяр кебек яшелчәләр, җиләк-җимеш, чикләвек, табигый җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары, тавык ите, балык һәм диңгез продуктлары, әчегән сөт ризыклары, үсемлек майлары эчәклекнең микрофлорасын нормальләштерә.

Әчегән сөт ризыклары—кефир, катык, йогырт аеруча файдалы. Алар белән мөмкин кадәр ешрак тукланырга киңәш ителә. Аз гына кызыл шәраб эчү дә ашкайнату системасы эшчәнлеген җайга сала.

Медицина никадәр генә алга китсә дә, әчегән сөт ризыклары куллану дисбактериозны дәвалауда һаман беренче урында тора. Алар эчәклек ; флорасын нормальләштерергә сәләтле. Кефир араларында иң файдалысы ; булып санала.

Кефир гөмбәчекләре стрептококклар һәм таякчыклар, әче серкә : бактерияләре кебек төрле микроорганизмнарның симбиозын тәшкил итә. ‘ Алар бергә кушылганда эчәклек микрофлорасы баланслана. Кефирның савытына «био» дип язылмаган булса да файдалы. Чөнки «тере» булмаган : кефир юк. Кефирның ярдәме аның яшеннән тора: бер көнлек кефир эч кибүдән булыша, өч көнлеге эч киткәндә әйбәт була. «Био» дигән сүз аңа гадәти кефир гөмбәчекләреннән тыш, сөт продуктларын үзләштерергә ярдәм итүче бифидобактерияләр кушылган : дигәнне аңлата.

Икенче урында ацидофильле эчемлекләр тора. Ацидофиль таякчыгы лактобактерияләрнең бер төре булып исәпләнә. Ул искиткеч яшәүчән: : ашказаны согы тәэсирендә дә таркалмый. Бүлеп чыгарган матдәләре күп төрле бактерияләрне үтерергә сәләтле. Ацидофильле азыкларны эчәклектә ; хроник авыруларны антибиотиклар белән дәвалаганда, авитаминоз, хәтта невроз вакытында кулланалар.

Кибетләрдә күп сатылучы, күпләргә таныш ризык — йогырт. Әчегән сөт белән йогырт арасында артык аерма юк, алар бер үк төрле — болгар таякчыгы һәм термофиль сөт стрептококкы ярдәмендә әчетелә. Ул исәнчагында гына — кайнатканчы яисә стерильләштергәнче файдалы. Шуңа күрә йогырт белән дәваланырга уйласагыз, саклау вакыты ун көннән артмаганын алырга кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү