Джузеппе Бонито
Джузеппе Бонито (итальян телендә: Giuseppe Bonito; 1707 елның 1 ноябре, Кастелламмаре-ди-Стабия —1789 елның 19 мае, Неаполь) — соң барокко дан классицизмга күчеш чорда иҗат иткән неаполитан мәктәбе Италия живописецы[4].
Җенес | ир-ат[1][2] |
---|---|
Туу датасы | 11 гыйнвар 1707 |
Туу урыны | Кастелламмаре-ди-Стабия, Неаполь[d], Кампания, Италия |
Үлем датасы | 9 май 1789 (82 яшь) |
Үлем урыны | Наполи, Неаполитанское королевство[d] |
Һөнәр төре | рәссам |
Эшчәнлек өлкәсе | живопись[d] һәм тасвирый сәнгать[d][3] |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Укытучылары | Франческо Солимена[d] |
Активлык урыны | Наполи |
Сәнгать юнәлеше | барокко |
Сурәтләнә | Автопортрет[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Прадо[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Уффици[d], Музей изобразительных искусств[d], Musée d'art et d'histoire de Narbonne[d], Musée des Beaux-Arts et d'Archéologie de Besançon[d], Cerralbo Museum[d], Музей Гране[d], Compton Verney Art Gallery[d], Испания патшасының Мадридтагы сарае[d] һәм Эль-Пардо[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | Giuseppe Bonito |
Джузеппе Бонито Викиҗыентыкта |
Тормышы һәм иҗаты
үзгәртүДж. Бонито неаполитан рәссамы Франческо Солименаның өйрәнчеге булган, аның иртә эшләре Солименаның рәсем манерасын кабатлый. Аның замандашларының берсе Гаспаре Траверси булган. Траверсиның күп картиналарын элек Бонитога карый дип исәпләгәннәр. Соңраке Бонито үз стилен тапкан, аның өчен яктылык-күләгәнең махсус эффектлары хас. Рәссам эшләгән төп жанрлар портрет һәм көнкүреш сәхнәләре булган. Бонитоның тәрбиячесез балалар һәм Комедия дель арте персонажлары белән урам сәхнәләрен сурәтләүче картиналары рәсем манерасы буенча тупасрак, әмма тормышчанлыгы һәм юморы белән аерылып тора. Ул шулай ук неаполитан чиркәүләр һәм монастырьлар заказлары буенча күп эшләгән.
1751 елда Джузеппе Бонито неаполитан короле сарае яны рәссамы булган, Бонито күп игътибарны фреска росписьларына биргән. Ул Портичида король сарае росписьларын барлыкка китергән. Каподимонте сараенда Бонито рәссамнар һәм живопись мәктәпләре буенча бүленгән унике зур залда урнаштырылган живопись тупланмасы систематизациясендә катнашкан. Музей экспозициясе белән беррәттән әле 1755 елда ук сарайда “Ялангач натураның король академиясе” (la Reale Accademia del Nudo) барлыкка китерелгән булган. Бонито бу мәктәпнең җитәкчесе булган һәм Король шпалера мануфактурасының мөдире булган[5]. Ул шулай ук портретлар ясаган, шул исәптән Карл VII хатыны Мария Амалия Саксонияленең, Неаполь короленең һәм Карла III Испанияленең. Гөнаһсыз Балага Узуның алтарь образы 1789 елда Казертада Король сарае капелласы өчен ясалган булган.
1752 елда Джузеппе Бонито Римда Изге Лука Академиясенә кабул ителгән булган. Зур король заказларын башкарып, Бонито живописец Франческо де Мура белән хезмәттәшлек иткән. Бонито скончался в Неаполе. Аның өйрәнчекләренең берсе Анджело Моццилло булган.
Галерея
үзгәртү-
Мадонна Иммакулата (Гөнаһсыз балага узу образы). 1789. Киндер тукыма, май. Король сарае, Казерта
-
Mария Амалия Саксонияле, Неаполь королевасы. Як. 1745. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
-
Ике Сицилия короле Карл Бурбон портреты. 1745. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
-
Концерт. Як. 1789. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
-
Карнавал персонажлары, шул исәптән Пульчинелла белән күренеш. Киндер тукыма, май. Каподимонте Галереясе, Неаполь
-
Кыз портреты. 1745. Киндер тукыма, май. Сәнгать һәм тарих музее, Нарбон
-
Дворян гаиләсеннән өч бала портреты. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Record #61821330 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Touring Club Italiano. Museo di Capodimonte. — Milano: Touring Club Editore, 2012. — ISBN 978-88-365-2577-5. — P. 11
Әдәбият
үзгәртү- Dizionario biografico degli italiani. — Rom: Istituto dell’Enciclopedia Italiana, 1997.
- Turner J. The Dictionary of Art. — Калып:N. Y.: Grove, 1996.анг--> — Vol. 4. — 323 p. — ISBN 1-884446-00-0.