Дермоид киста — эктодерманың яралгы тоташулары сызымы буенча тире астына күчкәндә барлыкка килгән хористома төркеменнән ямансыз куыш ясалу. Дермоидлар күп катлы яссы мөгезләнүче эпителий белән капланган (тире кебек), җепселле капсуласы бар һәм анда тир, май бизләре, чәч фолликулалары кебек тире өстәлмәләренең кисәкчәләре була. Эпидермоид кисталарда өстәлмәләр төзелешләре булмый. Дермоидлар була ала: (а) өске,

Дермоид киста
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
NCI Thesaurus идентификаторы C9011[1]
 Дермоид киста Викиҗыентыкта

(б)   тирән, алар тарзоорбиталь фасциядән алда яки артта урнаша.

Өске дермоид киста үзгәртү

1.   Балачакта авыртусыз төер рәвешендә ешрак өске чигә һәм кайвакыт орбитаның өске эчке өлешендә билгеләнә.

2.     Билгеләре

•     Диаметры 1-2 см булган тыгыз, түгәрәк, яссы, авыртусыз, җиңел күчә торган ясалу (рәс. 6.29а).

•     Арткы чикләрен капшап карап була, бу тирән таралуы булмавы турында аңлата.

3.   КТ ачык чикләр белән гетероген ясалуны ачыклый (рәс. 6.29б).

4.    Дәвалау. Тулаем эксцизия (рәс. 6.29в). Капсулага зыян китермәскә кирәк, чөнки кератинның якындагы тукымаларга тиюе чит җисемгә чагылган җавапка китерә.

Тирән дермоид киста үзгәртү

1.     Яшүсмерлектә яки олы яшьтә билгеләнә.

2.     Билгеләре

•     Экзофтальм, дистопия яки арткы чикләрен билгеләп булмаган күләмле ясалу булу (рәс. 6.30а).

•     Кайбер тирән дермоидлар сөяк кимчелекләре белән бергә була һәм чигә асты чокырына яки баш куышлыгына тарала ала.

3.     КТ төгәл чикләр белән гетероген кистасыман ясалу ачыклый (рәс. 6.30б).

4.     Дәвалау. Тулаем эксцизия кирәк, чөнки тирән дермоид киста зурая ала һәм ертылгач, аның эче якындагы тукымаларга эләгә. Бу чит җисемгә авыртулы җавап үсешенә китерә, ул еш кына фиброзга китерә. Кистаны тулысынча алмаганда, ул кабат чыгып сүлпән баручы  ялкынсыну белән бергә бара ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.