Депозит
Депозит - кредит оешмаларына яки саклык банкларына вакытлыча саклауга тапшыпылган акчалар (кертемнәр), кыйммәтле кәгазьләр һәм бүтән хәзинәләр. Депозитның түбәндәге төрләре аеруча кулланыла:
- саклык банкларына салынган вакытлы һәм вакыты күрсәтелмәгән кертемнәр (вкладлар);
- кредит оешмаларына сакларга бирелгән кыйммәтле кәгазьләр (акцияләр, облигицияләр);
- таможня пошлиналарын һәм җыемнарын түләүне тәэмин итү өчен таможня оешмаларына тапшырылучы кертемнәр;
- дәгъваны тәэмин итү өчен суд һәм административ оешмаларга бирелгән акчалата кертемнәр.
Бу эшләр белән бәйле гамәлләр депозитка кую дип атала.