Денис Шәрипов

профессиональ Россия киберспортчысы

Денис Раил улы Шәрипов (1998 елның 2 сентябре, Казан, Россия) — профессиональ Россия киберспортчысы, шулай ук «electronic» буларак танылган. Counter-Strike: Global Offensive дисциплинасында дөньяның иң яхшы уенчыларының берсе[1]. ESL One: Cologne 2018 һәм IEM Katowice 2020 җиңүчесе, Natus Vincere командасы составында FACEIT Major: London 2018 көмеш призёры[2].

Денис Шәрипов
Туган 2 сентябрь 1998(1998-09-02) (25 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре киберспортсмен
Спорт такымы әгъзасы Natus Vincere[d]

2021 елда Денис Шәрипов Natus Vincere составы белән зур уңышка ирешә — Intel Grand Slam җиңә, уен сезонында 4 ESL турнирында (Intel Extreme Masters белән) җиңә; PGL Major 2021 региональ сайлап алу турнирын, IEM Cologne, DreamHack Masters Spring һәм ESL Pro League Season XIVI турнирын ота. 2021 елның 7 ноябрендә абруйлы PGL Major Stockholm 2021 турнирында ота. 2021 елның 19 декабрендә Денис Blast Premier World Final җиңә.

2018 елдан 2021 елга кадәр HLTV.org порталы версиясе буенча дүрт тапкыр рәттән дөньяның иң яхшы 20 уенчысы рейтингына керә[3][4][5][6].

Карьера үзгәртү

Денис Шәрипов 1998 елның 2 сентябрендә Казанда туа. Денис карьерасы 2015 елның уртасында башлана, ул ACES командасында Дмитрий «hooch» Богданов белән бергә уйный башлый. Соңрак ул Rebels, Team Empire, NokSuKao кебек коллективларда катнаша. Шәрипов Flipsid3 Tactics командасы аны сынау срогына алганчы еш кына командаларын үзгәрткән. Яңа командада Денис югары дәрәҗәдә уен күрсәтүен дәвам иткән, шуның аркасында Natus Vincere игътибарын үзенә җәлеп иткән[7].

Flipsid3 Tactics командасында үзгәртү

Flipsid3 Tactics составында Денис үз потенциалын ача һәм DreamHack Leipzig 2017 чемпионы була[8], шушы турнирдан соң аны Natus Vincere командасы күреп ала һәм үз составын тулыландыра.

Natus Vincere командасында үзгәртү

2017 елның 6 ноябрендә команда Flipsid3 Tactics командасыннан electronic ны «seized» Денис Костин арендасына алмашка сатып ала. Яңа составта Денис үзен яхшы яктан күрсәтә. Natus Vincere командасы DreamHack Winter 2017 ота, ә Шәрипов яңа командада үзенең беренче турнирын У/С 1,12 күрсәткече белән тәмамлый[9].

2020 елның 1 мартында Денис Шәрипов Natus Vincere командасы составында IEM Katowice 2020 турнирында финалда G2 командасын 3-0 исәбе белән отып, җиңү яулый[10].

2021 елның 24 гыйнварында electronic үз командасы белән BLAST Premier 2020 турнирының Гранд-финалында Astralis командасын 2-0 исәбе белән җиңә[11].

8 ноябрь 2021 ел electronic PGL Major Stockholm 2021 турнирында җиңә[12].

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, кызы бар[13].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү