Хафизова Даһия Нәби кызы - Татарстан Республикасы Алексеевск районының мактаулы гражданины. Даһия Нәби кызы 1922 елның 15 сентябрендә Зур Тигәнәле авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Нәбиулла Сираҗетдин улы Хафизов озак еллар авыл мәктәбендә директор була. Белемнең мөһимлеген аңлаган ата барлык балаларына да яхшы белем алырга ярдәм итә. Ә гаиләдә 10 бала: ике малай һәм 8 кыз була. Кызларның барысы да мөгаллим булалар. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Даһия Чистай педагогия училищесында белем ала. 1942 елның 29 августында, кулына диплом алып, туган якларына юл тота. Авыр сугыш еллары. Укучыларның әле берсенең, әле икенчесенең әтиләре һәлак булу турында хәбәр килә. Кияргә кием, ашарга ризык булмаса да, белем бирү белән беррәтән, балалар белән башак җыярга да, калган эшләрне башкарырга да туры килә Даһия Хафиз кызына. 1945 елда бер ел Кызыл Чишмә авылында укытып алгач, ул яңадан туган мәктәбендә белем бирә, һәм шуннан соң хезмәт кенәгәсендәге язу үзгәрми. 1962-1977 елларда Зур Тигәнәле сигезьеллык мәктәбендә завуч хезмәтен башкара. Бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Аңа мәктәптә тарих, география, татар теле һәм әдәбияте, гомумән, барлык фәннәрне дә укытырга туры килә. Даһия Нәби кызының укучылары илебезнең төрле почмакларында намус белән хезмәт куялар, арасында дистәләгән мәктәп директоры, укытучылар, шәфкать туташлары, хуҗалык җитәкчеләре, генераль директор, полковник, иген үстерүчеләр, гомумән, барлык һөнәр ияләре дә бар. Хафизова Д.Н. зур энергиягә ия шәхес иде. Ул дистәләгән еллар дәвамында авыл Советы депутаты, ветераннар Советы рәисе булды. Әмма аның үзеннән соңгы буыннарга олы истәлек булып калган иң зур эше - туган якны өйрәнү музее. Гомере буе җыйган материалларны урнаштыру өчен 1998 елда авылдагы урта мәктәптә музей будырыла. Әмма мөхтәрәм укытучы моның белән генә тукталып калмый. 2003 елның 8 маенда юл буенда мәһабәт бинада Туган якны өйрәнү музее ачыла. Бүген анда республика һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән туган як тарихын өйрәнүчеләрне күрергә мөмкин, алай гына түгел Германия, Франция, Польша, Венгрия, Төркия, Тунистан килүчеләр дә мондагы экспонатлар белән теләп таныштылар. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә күрсәткән өлеше, милли, мәдәни гореф-гадәтләрне саклау һәм арттыруы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен халык депутатларының Алексеевск районы Советы президиумының 2002 елның 1 мартыннан карары нигезендә Даһия Нәби кызы Хафизовага «ТР Алексеевск районының мактаулы гражданины» исеме бирелде. 2015 елның 27 мартында вафат.