Дальтонизм (daltonismus; Ү. Dalton, ингл. физигы, химигы исеме белән бәйле, 1766-1844) - күзнең күрү сәләтенең бозылуы нәтиҗәсендә төсне аера алмалаучанлык. Төсне дөрес сизгән кеше төп өч төсне (кызыл, яшел һәм күк) кабул итә (Күрү мәкаләсен карагыз). Дальтонизмга юлыккан кешенең кызыл һәм яшел төсләрне аеру түбәнәя яисә бөтенләй югала, шуның нәтиҗәсеннән тирә-яктагы галәмнең төрле-төсле күренешләрен ялгыш кабул итә. Күк төскә сизгерлекнең кимүе бик cирәк күзәтелә. Төсне бөтенләй аера алмаучанлыкны төс танымау дип атала; мондыйда тирә-яктагы барлык әйберләр кара-ак күренештә булып кабул ителә.

Дальтонизм
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Джон Дальтон[d]
Саклык белгечлеге офтальмология
Диагностика юллары Ishihara Test[d]
ICD-9-CM 368.5[1][2] һәм 368.59[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C3891[2]
 Дальтонизм Викиҗыентыкта

Дальтонизм тумыштан килгән һәм булдырылганга бүленә. Тумыштан килгән дальтонизм ирләрдә токым йөдәтә. Булдырылган дальтонизм күзнең яисә үзәк нерв системасының авыруга зәгыйфьләннән була, шунлыктан төсне аера алмау билгесе сизелгән очракта дәррәү күз табибына күрсәтелергә кирәк. Дальтонизмда тагын бер билгеле шарт: төс аеру кимчелеге озак вакыт буена шул авыру кешенең үзенә дә, аның тирәсендәгеләргә дә сизелмәскә мөмкин. Дальтонизмга  юлыккан кешеләрдә акрын-акрын төснең ачыклыгына карап аера белү сәләте пәйдә була. Кешеләрнең төсне аера белүен тикшереп утыруның тәҗрибәлек, аеруча белгечләрчә даирәдән аерым мәгънәсе бар. Чөнки төсне дөрес аера белмәү, бәхетсез хәлгә китерергә мөмкин.[3]

Ир-атларның 8 проценты, ә хатын-кызларның 0,5 проценты төсләрне дөрес аермый. Мондый халәте булган кешегә артык борчылырга, . хафаланырга кирәкми. Уңайсызлыгы булса да, бу халәт белән кешеләр нормаль яши, хәтта кайберләре иҗат, тормыш юлында бик зур уңышларга ирешә. Бик күп рәссамнар дальтоник (кызыл һәм яшел төсне аера белмәүче) булган һәм бу аларга бөек сәнгать әсәрләрен иҗат итәргә комачауламаган.

Иң уңышлы мисал—рәссам Врубель. Ул соры-энҗе төсләрне кулай күргән.

Аның иҗатында тормышчан кызыл һәм яшел төсләрнең булмавын элегрәк психологлар рәссамның авыр холкы белән аңлатканнар. Соңгы тикшерүләр вакытында галимнәр исә шундый нәтиҗәгә киләләр: эш рәссамның пессимист булуында түгел, ә дальтонизмда икән.

Дальтониклар төрле төсләрне аермый. Шуларга карап аларның берничә төркемгә бүләләр. Протаномалия яки протанопия — кызыл төсне кабул итмәү. Дальтон үзе дә мондый җитешсезлеккә ия булган, аның өчен дөнья бары тик соры, куе яшел-коңгырт төсләр кушылмасыннан гыйбарәт булган. Ул хәтта сөйгәненең яңакларындагы алсулыкны да яшел таплар итеп күргән.

Дейтераномалия яки дейтеранопия — яшел төсне кабул итмәү. Аны : кызыл, соры, зәңгәр төс белән бутау. Дөньяны дейтраном күзләре белән күрәсегез килсә, ялганга охшаш зәңгәр томаннар турындагы җырны искә ‘ төшерү яки Гумилевның «Венерадагы агачларның яфрагы зәңгәр» дигән шигъри юлларын хәтерегезгә төшерегез.

Тританомалия яки тританопия — шәмәхә төсне аермау. Мондый җи­ тешсезлеккә ия кешеләр бик аз.

Төсләрне тулысынча аермау—сирәк күренеш. Шулай да очрый. Мондый кешеләрне караңгылык биләп алган, әйтерсең, дөнья кара һәм ак төсләрдән генә торган аклы-каралы фильм.

Галимнәр раславынча, төсләрне аера белү сәләте кешенең кайсы раса вәкиле һәм ничә яшьтә булуына да бәйле. Әйтик, европалылар кызыл . төснең күп кенә төсмерләрен кытай һәм африкалыга караганда остарак аералар. Яңа туган балалар сары һәм яшел төсне яхшы кабул итә.

Моннан тыш, табиблар вакытлыча дальтонизм да була дип саный. Диңгез авыруына дучар пассажирлар чайкалу вакытында кыска гына мизгелгә дальтоникка әйләнәләр! Нәкъ шундый ук хәл самолет, автомобиль яки аттракционнарда айкалу-чайкалудан да туарга мөмкин. Бу вакытта төсләрне аермау сәләте күзләрнең талчыгуыннан килеп чыга.

Дальтонизмнан дәва әлегә кадәр табылмаган. Кайчандыр уйлап чыгарылган махсус күзлекләр дә, микрохирургик операцияләр дә мәсьәләне уңай якка хәл итә алмады. Әгәр дә билгеле бер төс өчен җаваплы фо­ торецепторлар эшләми икән, «югалган» төсне кайтарып булмый.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Disease Ontology — 2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
  3. Шанырак энциклопедиясе. Алматы : Каз.Сов.энцикл.Астында ред.., 1990 ISBN 5-89800-008-9