Дакриоцисториностомия

Дакриоцисториностомия — борын яшь агу юлы эшләмәгәндә борын яшь капчыгы аша агымны торгызу өчен башкарылган хирургия процедурасы.

Дакриоцисториностомия
Сурәт

Традицион дакриоцисториностомия үзгәртү

Дакриоцисториностомияне (ДЦР) гомуми яшь юлының медиаль юлыннан соң тыгылу булганда башкаралар (ягъни юллар системасы ачык булганда). Бу операция яшь капчыгы һәм урта борын юлының лайласы арасында анастомоз булдырудан тора. Операцияне гипотензия белән гомуми наркоз астында башкаралар.

1.     Техника

а)  анестезия һәм лайла тамырларының кысылуы өчен, урта борын юлын адреналин һәм 1:1000 эретелгән кокаин эремәсе белән юешләнгән мамык тампон яки марля тасмасы белән томалыйлар;

б)  күз ярыгының эчке почмагыннан 10 мм эчкәрәк почмак венасына зыян китермичә туры вертикаль кисем ясыйлар (рәс. 5.18а);

в)  алгы яшь сыртын тупас ысул белән кисәләр һәм бәйләвечнең урта кабак өлешен өске өлешеннән аералар;

г)  сөяк тышчасын алгы яшь сыртының кылыннан капчык төбенә таба аералар һәм алга чыгаралар. Капчыкны яшь чокырыннан тышкарак күчерәләр (рәс. 5.18б).

д)  алгы яшь сыртын һәм яшь чокырыннан сөякне кисеп алалар (рәс. 9.18в).

е)  аскы юл аша яшь капчыгына зонд кертелә, анда ике капкач ясау өчен H сыман кисем ясыйлар; ж) алгы һәм арткы капкач ясау өчен борынның лайласында вертикаль кисем башкаралар (рәс. 5.18г). з)     арткы капкачны тегәләр (рәс. 5.18д).

и)    силикон көпшәләр кертелергә мөмкин;

к)    алгы капкачны тегәләр (рәс. 5.18е).

л)  сөяк тышчасына күзнең эчке почмагы сеңерен тегеп куялар һәм тирегә төенле җөйләр урнаштыралар.

2.   Нәтиҗәләр 90% тан артык очракта канәгатьләнерлек.

3.    Уңышсызлык сәбәпләре  сөякнең тәңгәл булмаган зурлыгы һәм урнашуы, гомуми яшь юлының ачыкланмаган тыгылуы, җөйләнү һәм тоткарлык синдромы, бу очракта яшь сөягендә хирургик тишек бик кечкенә һәм ул өстәрәк була. Шулай итеп сөякнең аскы кырые биеклегеннән тышкарак һәм астарак урнашкан киңәйгән яшь капчыгында бүлендек җыела, ул борын куышлыгына чыгу юлын таба алмый.

4.    Өзлегүләр. Тире җөе, эчке бәйләгечнең зарарлануы, кан китү, целлюлит һәм очраклы рәвештә субарахноидаль аралык ачылган булса арка мие сыекчасы ринореясе мөмкин.

Лестер Джонс көпшәсе үзгәртү

Лестер Джонс көпшәсен урнаштыру яшь юлының яшь ноктасыннан 8 мм-дан кимрәк ераклыкта яки яшьнең суыру ысулы бозылган очракта күрсәтелә. Техника:

а)   арткы каплавычларны тегү алдыннан ДЦР башкаралар;

б)   яшь итен өлешчә кискәлиләр;

в)  күз ярыгының эчке почмагыннан (яшь итен кисеп алган урында) арттарак якынча 2 мм зурлыкта Грейф пычагы белән медиаль юнәлештә пычак очы яшь капчыгының алгы каплавычының артында күренсен итеп үтәли кисем ясыйлар. (рәс. 5.19а);

г)  Лестер Джонс көпшәсен кертү өчен юлны дилататор белән киңәйтәләр (рәс. 5.19б);

д)   ярага ДЦР'дагы кебек җепләр салалар.

NB Көпшә төшсә, стенозны булдырмау өчен аны тиз арада кире урнаштырырга кирәк.

Эндоскопияле ДЦР үзгәртү

Эндоскопияле ДЦР'ны тыгылу гомуми юлның медиаль тишегеннән түбәнрәк урнашканда, аеруча гадәти ДЦР уңышсыз тәмамланганда  башкарыла. Процедураны урынлы яки гомуми анестезия астында башкарырга мөмкин (гипотензиясез). Эндоскопияле ДЦР өстенлекләре: кечкенә тире кисеме, операциянең дәвамы кыскарак, минималь кан югалту һәм арка мие сыекчасы ринореясы куркынычлыгы юк. Эндоскопияле ДЦР кимчелекләре: уңышның түбән проценты, яшь капчыгы лайласын һәм гомуми юл тишеген тикшерүдә кыенлык, кыекланган борын бүлгесенең төзәтүен тәңгәл бәяләргә мөмкинлек биргән мисалда өстәмә алымнар кирәклеге.

1. Техника. Борын куышлыгын эндоскоп белән тикшереп юка яктылыклы көпшәне яшь ноктасы һәм юлы аша яшь капчыгына үткәрәләр. Калган процедураны борын куышлыгында башкаралар:

а)  лайланы өске казналыкның маңгай үсентесеннән аералар;

б) өске казналыкның борын үсентесенең бер өлешен кисеп алалар;

в)   әкренләп яшь сөяген ваклыйлар;

г)    яшь капчыгын ярып ачалар;

д)  өске һәм аскы яшь ноктасы аша силикон көпшәләр үткәрәләр.

2. Нәтиҗә 80-85% очракта уңышлы.

Эндолазерлы ДЦР үзгәртү

Эндолазерлы ДЦР'ны гольмийлы YAG яки KTP-лазер ярдәмендә башкаралар. Бу урынлы анестезия астында башкарыла алган тиз процедура һәм аеруча өлкән яшьтәге пациентлар өчен кулай санала. Уңай нәтиҗә якынча 70% очракта була. Уңышсыз операция очрагында гадәти анатомияне саклап калу киләчәктә хирургик катнашуны үткәрергә мөмкинлек бирә.

Шарлы дакриоцистопластика үзгәртү

Дакриоцистопластиканы тумыштагы тоткарлык белән балаларга һәм борын-яшь юлының өлешчә тоткарлыгы белән өлкәннәргә үткәреп була. Өлкәннәрдә уңай нәтиҗә якынча 50% тәшкил итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.