Г. Сабитов утарыКазандагы тарихи биналар комплексы, Иске Татар бистәсендә, Габдулла Тукай урамында, 31 нче йорт. Тарихи биналар комплексы XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Ачыкланган мәдәни мирас объекты.

Г. Сабитов утары
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Входит в состав списка памятников культурного наследия список объектов культурного наследия: Казань (часть 1)[d]
Мирас статусы выявленный объект культурного наследия России[d]
Ирешү улица Габдуллы Тукая, 31
Карта

Тарих үзгәртү

Төп йорт 19061907 елларда мануфактура товарлары белән сәүдә итүче, түбәтәй, калфак һәм кәләпуш җитештерүче Гайнетдин Сабитов өчен төзелгән. Утар составына шулай ук ике симметрик агач флигель, ярымташлы флигель һәм хуҗалык корылмалары керә. Соңгысы төп йортка караганда иртәрәк, XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм гаиләнең хатын-кыз өлеше өчен эшләнгән. Сул флигель 1990 елларда юкка счыккан. Төп йорт 2013 елда яңартылган[1] .

Архитектура үзгәртү

Эклектика стилендә классицизм элементлары белән бизәлгән ике катлы төп йорт XIX гасыр ахырында төзелгән һәм урамга озын фасад белән чыга. Аскы кат сәүдә бүлмәләре, өске кат торак өчен төзелгән. Ишегалдыннан аерым подъезд өске катка алып килгән. Урам һәм ян карнизларында көнчыгыш колоритын тудыручы күп баскычлы «сталактитлар» аерыла. Өйнең уң ягында кирпеч капкалары баганалары бар. Капка өйне сакланган агач флигельдән аера (33 нче йорт). Урамның кызыл линиясендәге йорт белән бергә торучы Флигель ике яклы түбә белән капланган, ул өчпочмаклы фронтон барлыкка китерә. Өй ишегалдындагы ике катлы канатның фасады, төп йортка караганда начаррак сакланган. Ике тәрәзәле фасадның үзәк өлеше кечкенә ризалит белән аерылган. Флигель баскычлы кәрниз һәм ялган люкарна белән псевдо-барокко аттик белән очланган [1] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Главный дом и флигель усадьбы Г. Сабитова // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 559. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.

Сылтамалар үзгәртү

https://prokazan.ru/news/view/105473