Гөлнур Колсарина

Колсарина Гөлнур Галинур кызы (19 октябрь 1977 ел) —галим-филолог, җәмәгать эшлеклесе. 2017 елдан Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе. Башкортстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты (2018). Филология фәннәре докторы (2018)[1].

Гөлнур Колсарина
Туган 19 октябрь 1977(1977-10-19) (46 яшь)
Аллагуватский сельсовет[d], Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, филолог
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Гөлнур Галинур кызы Колсарина 1977 елның 19 октябрендә Стәрлебаш районының Аллагуат авылында туа.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.(1999). 2000 елдан Урындагы кораллы низаглар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны реабилитацияләүнең республика социаль-психология хезмәте, Яшьләрнең хезмәт мәшгульлегенә ярдәм итү үзәге директоры, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча комитетының Оештыру-масса, хокук һәм социаль эш бүлеге начальнигы.

2007 елдан Башкортстан Президенты хакимиятенең Эчке сәясәт җитәкчелегенең әйдәүче консультанты, гражданлык институты белән бәйләнеш буенча бүлекнең баш консультанты, иҗтимагый-сәяси үсеш бүлеге мөдире урынбасары.

2010 елдан — «Уфа киҗе-мамык комбинаты» ачык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

150 фәнни мәкалә һәм 4 монография авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

«Халык контроле» федераль партия проектының төбәк координаторы. Уфа шәһәре Совет районы хакимияте карамагындагы Җәмәгать советы җитәкчесе. Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе. «Хатын-кыз — милләт анасы» Җөмһүрият конкурсы авторы һәм җитәкчесе.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • РФ Оборона министрлыгының «Маргелов армиясе генералы» медале
  • Башкортстан Яшьләр сәясәтенең мактаулы хезмәткәре
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы
  • «Серебряный голубь» милли җәмәгать премиясе лауреаты
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2019)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОБЪЯВЛЕНИЕ О ЗАЩИТЕ ДИССЕРТАЦИИ, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11 

Сылтамалар үзгәртү