Гөлзидә Төхвәтуллина

Гөлзидә Хәбибуллина кызы Төхвәтуллина - тарихчы, Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт архивында бүлек мөдире, өлкән архивист. Төрле даирә кешеләре арасында тирән ихтирамга лаек шәхес.

Гөлзидә Төхвәтуллина
Туган телдә исем Гөлзидә Хәбибуллина кызы Төхвәтуллина
Белем Казан дәүләт университеты, тарихчы
Һөнәре ТР Үзәк дәүләт архивы бүлек мөдире

Тормыш юлы үзгәртү

Гөлзидә Төхвәтуллина Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан Борындык авылында дөньяга килә. Аның бала-чагы шушы авылда үтә. Нәсел җепләре Борындыктан булган якташыбыз Гөлзидә Хәбибуллина кызы Төхвәтуллина күп еллар Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивының бүлек мөдире булып эшли, тарихчы галим-профессорлар, академиклар, яшь аспирантлар, эзләнүчеләр, гомумән, киң җәмәгатьчелек арасында хөрмәт-ихтирам казанган мөхтәрәм кешеләрнең берсе.

Гөлзидә Төхвәтуллина – Казан дәүләт университетының тарих факультетында укып белем алган тарихчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Республикада җыелган барлык документларны яхшы сыйфатта саклаучы өлкән архивист бүген дә үз вазифаларын төгәл үтәве белән аерылып тора, туган ягының уңышлары өчен куана, горурлана,ә кимчелекләре өчен борчыла.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.