Гүзәлия Галләмова
Галләмова Гүзәлия Хәмидулла кызы - шагыйрә. Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Гүзәлия Галләмова |
---|
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1960 елның 25 октябрендә Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Илтән-Бута, Тайсуган авылы мәктәпләрендә математика фәнен укыта. Хәзерге вакытта Габдрахман авылы "Ландыш" балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә. Шигырьләре "Хәзинә", "Әлмәт таңнары" һәм республиканың төрле газета-журналларында басылып тора. "Матур булып үсегез", "Җиләкле җәй" һәм "Яфраклар биюе" дигән китаплар авторы. Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләр килүче "Кызыл каурыйлар" әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы.
Библиография үзгәртү
- "Матур булып үсегез".
- "Җиләкле җәй".
- "Яфраклар биюе".
Чыганаклар үзгәртү
- Туган яктан илһам алып. Казан. "Рухият". 2016.