Йоклаганда гырлау — киң таралган күренеш. Дөньяда моның белән 45 % кеше интегә, алар арасында күпчелекне 30 яшьтән олырак ирләр тәшкил итә. Кайбер кешеләр аркада ятканда, бик арыган вакытларда, транквилизаторлар (тынычландыра торган дарулар) кулланганда, хәмер эчкәннән соң каты гырлыйлар. Күбесе һәр торышта да гырлап йоклый, шул рәвешле төн буе тавыш чыгарып, якыннарының тынычлыгын һәм йокысын боза. Кайвакыт гырлаучының туганнары өчен бу хәл коточкыч нәрсәгә әверелә, хәтта гаилә­ ләр бозылуга да китерә. Гырлаучы йокыдан уянгач, хәлсезләнүен сизә, кәефе булмый. Аның тормышының яме бетә, хәтере начарлана, эшкә сәләте кими. Төнлә йоклаганда гырлау беренче карашка гади нәрсә булып күренсә дә, аны зарарсыз дип әйтеп булмый. Гырлауның җитди төрләре авыр нәти­ җәләргә: мәсәлән, миокард инфарктына яисә инсультка (баш миендә кан әйләнешенең бик нык бозылуы) китерергә мөмкин.

Гырлау
Пиктограмма
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/snoring[1]
ICPC 2 идентификаторы R04
NCI Thesaurus идентификаторы C116315
 Гырлау Викиҗыентыкта

Гырлаучы йоклаганда, аның берничә секундка сулышы тукталып кала, медицина телендә бу «апноэ» дип йөртелә. Кайбер кешеләрнең сулышы тук­ талып тору төн эчендә 300-400 тапкырга җитә һәм бу халәт 40 секундка кадәр сузылып, кеше үлгән кебек тоелган вакытлары да була. Озак вакыт суламый торгач, организмга кислород җитми башлый, кан басымы күтәрелә. Кыскача гына әйткәндә, бу афәт гырлаучыны аяныч хәлгә төшерергә мөмкин.

Әлбәттә, һәркемдә «Кешеләр нигә гырлыйлар икән?» дигән сорау туа торгандыр. Гырлауның төп сәбәбе — аңкауның йомшак җепселләренең тонусы үзгәрү, йомшак аңкауның калынаюы. Олыгайган саен җепселләр йомшара, сузыла һәм йоклаган вакытта һава агымы тәэсирендә төрле тавышлар чыгарып тирбәлә башлый. Моннан тыш, аңкау пәрдәсе берке­ телгән йоткылыкның лайлалы тышчасы калыная. Нәтиҗәдә йоткылыкның тишеге кечерәя, һава йөреше дә бозыла, организмга җитәрлек дәрәҗәдә кислород керә алмый. Бу үзгәрешләр үз чиратында апноэга китерә.

Гырлаучы кешегә ярдәм итеп буламы? Гырлаудан җәфа чиккән кешеләргә ике төрле юл белән ярдәм күрсәтәләр. Беренчесе — консерватив ысул — дарулар, күнегүләр, физиологик чаралар кулланып.

Җиңелрәк төрләрен дәвалаганда йөзү, чаңгы шуу кебек физик чыныктыру алымнарын, электр белән дәвалау аппаратларын кулланалар. Юан кешеләр гырлаучан булалар, шуңа күрә артык «тазалык»ны—авырлыкны бетерергә тырышырга кирәк! Йокларга ятарга 4 сәгать кала, алкоголь эчәргә яра­ мый, йоклата торган даруларны кабул итүне чикләргә кирәк, йоткылык мускулларын йомшарта торган чаралар кулланмый тору яхшырак булыр. Борын аркылы суларга авыр булганда, гырлауны туктату өчен, борынга махсус әйберләр ябыштыралар. Балалар суыра торган имезлекне хәтерләткән, гырлауга каршы ясалган һәм сулыш юлларын ача торган бүтән төрле механик җайланмаларның билгеле дәрәҗәдә ярдәме тия. Борын, колак, тамак төбен дәвалаучы табиблар гырлауга каршы дарулар да билгелиләр, аларның составында эфир майлары булган тамчылар була. Авыз чайкаганда алар сулыш мускулларының тонусын күтәрә һәм аңкауның ярсуын киметә.

Гырлаудан җәфа чиккәннәргә махсус күнегүләр ясарга тәкъдим ителә. * Көзге каршына басып, авызыгызны ачыгыз һәм «и» белән «ы» хәрефләре арасындагы авазны чыгарып, телегезнең очын аңкауга тидереп көчәнегез. Бу күнегүне 10-15 тапкыр ясагыз. * Телегезне яссы ягы белән аскы теш казнасына кысыгыз. Бу вакытта аңкау тартыла һәм күтәрелә. Күнегүне 10-15 тапкыр кабатларга кирәк. * Авызыгызны ачып, телегезне төрле якларга борыгыз. * Авыз ачык булганда, телегезне чыгарып, борыныгыз ягына күтәрегез, аннан соң иягегез ягына төшерегез. Күнегүне 5-10 тапкыр кабатлагыз. Гырлау авыр формада булып, куркыныч яный башласа, операция ясауны тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Искәрмәләр үзгәртү