Ләйләгөл Гыймадиева

(Гыймадиева Ләйләгөл битеннән юнәлтелде)

Ләйләгөл Илмас кызы Гыймадиева Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әнисе Пилнә районы Сафаҗай авылыннан.

Ләйләгөл Гыймадиева
Туган 1974(1974)
Татарстан, Кайбыч районы, Борындык авылы
Үлгән 2001(2001)
Татарстан, Борындык
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

1996 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләр факультетын тәмамлый. 1996–2000 елларда – шул ук факультет каршында аспирантурада укый. 2000 нче елны «Исмәгыйль Гаспралы һәм аның «Тәрҗеман» гәҗите теле» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап филология фәннәре кандидаты дигән исемгә лаеклы була.

Татарстан республикасында ике теллелекне тормышка ашыру юлында күп хезмәт куя. Фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, «Фән һәм тел» журналында мәкаләләре бастырыла. Мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү белән шөгыльләнә. Фаҗигалы үлеме саллы хезмәте, утызлап шигыре, ике хикәясе һәм балалар өчен әкияте мирас булып калган.

Чыганаклар үзгәртү