Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (Казан)

(Горький паркы (Казан) битеннән юнәлтелде)

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, кыскача Горький паркы — Казанның Вахитов районында урнашкан эре парк. Көньяк өлеше Ершов урамы белән, көнчыгыш өлеше — Вишневский урамы белән, төньяк өлеше — Подлужная урамы белән, көнбатыш өлеше — Суворов училищесы тарафыннан чикләнелә. Паркка керү алдында 1967 елда төзелгән «Совет хакимияте өчен һәлак булган»нарга һөйкәл тора.

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы
ИлРусия Русия
РайонКазанның Вахитов районы
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (Казан) (Русия)
[[commons:Category: Gorky park, Kazan Викиҗыентыкта|Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы]] Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

XIX гасырдан парк казаннарның яраткан ял урыны булып торган; аның үзенчәлекле өске йөзе сәбәпле ул «Рус Швейцариясе» дип аталган. Октәбер инкыйлабыннан соң парк ташландык хәлгә төшә башлаган, әмма 1936 елда парк үзгәртеп корыла һәм ул яңадан шәһәрлеләрнең баш ял урынына әверелгән.

2000-елларда Миллениум күперен төзү сәбәпле, парк территориясе киметелгән. 2007 елда парк яңартып корылган.

2010 елда парк территориясе каба киметелгән; бу юлы, транспорт чишелешне төзү өчен.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани