Гомәр Гали (берләштерүгә)

Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син !

   Туган авыл...Туган җир ...

    Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган тарихы да бар.

   Татарстан Республикасы Буа районының бик күңелле  һәм уңайлы  урынга  урнашкан Иске Тинчәле авылы. Авыл үзенең матур һәм бай табигате белән барча кешене сокландыра.Тилчә елгасы, чишмә буйлары, төрле җиләк-җимешләргә бай булган болыннары, әрәмәлекләре авылга ямь бирә.

   Илкүләм булып торган инкыйлаб, сугышларның да Иске Тинчәле авылына тәэсире көчле була. ... Бу яклардан  да Пугачёв явы үтә. Күп кенә крестьян восстаниеләре була. Беренче Бөтендөнья сугышының сөреме дә авылда эз калдыра. Кулакларны авылдан куулар  да булмый калмый .

   Авыл шундый вакыйгалар белән кайнаган чорда, 1900нчы елның 16нчы июлендә әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы-прозаик Гомәр Гали  игенче гаиләсендә дөньга килә. Ул кечкенәдән үк белем алырга омтыла:авыл мәдрәсәсен тәмамлый, үзлегеннән күп укый.

  1921нче елларда, корылык булганлыктан, икмәк уңмый,халык өстенә коточкыч ачлык килә. Ачлыктан бик күп авыл халкы һәлак була.

   Гомәр Гали бу елларда бәхет эзләп читкә чыгып китә, Донбасс шахталарында эшли, аннан Гражданнар сугышы фронтларында йөри.

   1919-1920нче елларда ук каләм тибрәткән Гомәр Гали, 1921нче елда Казанга килгәннән соң, чынлап әдәби иҗат эшенә керешә.Татар коммунистлары университетының әдәбият бүлегенә укырга керә.1922-1925нче еллар арасында инкыйлабтан соң татар авылы тормышында барган социаль үзгәрешләрне, Гражданнар сугышына бәйле вакыйгаларны сүрәтләгән хикәяләре һәм тәнкыйть мәкаләләре “Кызыл Шәрекъ яшьләре”, “Безнең юл” журналларында, газета битләрендә басылып чыга.

  1925нче елда Гомәр Галине “Безнең юл” журналының баш мөхәррире итеп билгелиләр. Ә 1927нче елда Татарстан дәүләт китап нәшриятенең матур әдәбият бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Биредә ул озак еллар актив җәмәгать  эшләрендә алып бара. 1934нче елда Татарстан совет язучылар берлеген оештыру комитеты җитәкчесе була. Югары уку йортларында татар әдәбиятыннан лекцияләр укый. Ләкин ил күләмендә булган репрессия шаукымы Гомәр Галигә дә кагылмый калмый. 1937нче елның 9нчы мартында аны кулга алалар.1947нче елның 10нчы мартында иреккә чыга, әмма 1949нчы елның 23нче июнендә кабат кулга алынып, Красноярск өлкәсенә гомерлеккә сөргенгә сөрелә. 1954нче елның 5нче июлендә хезмәттәше тарафыннан кыйнап үтерелә.

   Авыл һәм аның халкы күпне күргән, төрле чорны, вакыйгаларны кичергән. Ләкин үткәннәрне онытмау, хәтердә яңарту, хәзерге буынны тарихыбыз белән таныштыру йөзеннән авыл көннәре үткәрелә. Авыл мәктәбендә урнашкан “Гомәр Гали” музеенда  язучы Гомәр Галиның тормыш юлы һәм иҗат тарихына багышланган шактый күп экспонатлар тупланган. Бугенге көндә мәктәп үзе дә аның исемен йөртә. Язучы туып үскән урамны да, язучыны олылап аның исеме белән атадылар. Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Татарның саф теле, милли гореф – гадәте, йолалары яши монда. шушы асыл җәүhәрләрне сакласак, безнең буыннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә бай, милли мирас калыр иде.