Вайшнава Говинд Дэв Җи гыйбадәтханәсе Һиндстанда Раджастхан штатында Җайпур районында урнашкан. Ул Җайпурның Сити Пэлэсы комплексында урнашкан. Муртины җиңел итеп Сити Сараеннан күреп була. Гыйбадәтханә Говинд Дэв Җига (Ходай Кришнага багышланган). Бу гыйбадәтханә Вриндаванның 7 Тһакур гыйбадәтханәләре арасында - Радһаваллабһ җи, Шри Бэнки Биһари Җи, Шри Говинда Дэв Җи һәм тагын дүртесе. Илаһның поты (муртисы) бирегә Вриндаваннан Җайпур нигезләүчесе Раджа Саваи Җаи Сингһ II тарафыннан китерелгән булган. Популяр риваять буенча гыйбадәтханәдә Ходай Кришнаның сурәте Кришнаның Җирдә инкарнациясе вакытында формасына охшаш.

Риваять үзгәртү

Риваять буенча, Ходай Говинд Дэвҗиның сурәте шулай ук "Баҗракрит" булрак атала, бу аның Баҗранабһ тарафыннан ясалганын күрсәтә - бу Ходай Кришнаның оныгының угылы. 5000 ел элек Шри Баджранабһка якынча 13 ел булганда, ул дәү әнисеннән Ходай Шри Кришнаның кыяфәте ничек булганы турында сораган; шуннан соң ул аннан бирелгән күрсәтмә буенча сурәт ясаган. Шулай да ул, потның табаннары гына Ходай Шри Кришнаныкына охшаш дип әйткән. Ул башка сурәтне эшләгән, шулай да аңа күкрәге Ходай Шри Кришнаныкына охшаш дип әйтелгән булган. Шуннан соң, ул өченче сурәтне ясаган һәм аңа карап ул тыйнаклыгын күрсәтер өчен йөзен вуаль белән каплаган һәм пот нәкъ Ходай Шри Кришна кебек булганына ишарә иткән. Беренчесе "Мадан Моһанҗи" буларак мәгълүм булган. Икенчесе Ходай "Гопинатһҗи" дип аталган булган һәм өченчесе Кришна Ходаена охшаш булганы ХОДАЙ "Говинд Дэвҗи" дип атала. Гасырлар узу белән Һинд мәдәниятенең даны онытылган булган һәм вакыт комнары җыелган булган. Һәр башка әйбер белән бу дәрәҗәле илаһи сурәтләр кешеләр хәтирәсеннән шулай ук югалтылган булган. 500 ел элек тирәсе, риваять буенча Шри Чайтанья Махапрабху өйрәнчекләрнең берсен Говинда потын казып чыгарырга сораган, ул Могол мародёрларыннан яклау өчен күмелгән булган. Говинд дэвҗи гыйбадәтханәсендә югары тере рухи атмосфера, ул тугърыларның йөрәкләрен яшь итә һәм Ходай Кришнаның яратучы энергиясе аларны материализм эффектларыннан бушата һәм җанны тынычлыкның олырак патшалыкларына алып китә. Вайшнавитлар өчен, аеруча Ходай Кришна тарафдарлары өчен, бу Вриндаваннан тыш иң әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. 'Аартилар' һәм 'Бһог' көненә җиде мәртәбә Илаһның пәрдәсе 'Даршан' өчен ачылганда җиде мәртәбә тәкъдим ителә. Меңнәрчә тугърылар гыйбадәтханәгә көн саен киләләр һәм Джнамаштами вакытында хәттә тагын да күбрәк тугъры килә.

Аартида Говинд Дэв Җиның вакытлары үзгәртү

Аарти Вакыт
Мангла 4:45 to 5:15 AM
Дһуп 7:45 to 9:00 AM
Шрингар 9:30 to 10:15 AM
Раджбһог 11:00 to 11:30 AM
Гвал 17:30 to 18:00 PM
Сандһья 18:30 to 19:45 PM
Шаян 20:45 to 21:15 PM

Говинд Дэв Җи Гыйбадәтханәсендә көненә 7 аарти бар һәм шул вакытта тугърылар Ходай Говинд даршанына ия була алалар[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Govind Dev JI Temple-Amer-jaipur. Agam pareek. 2015-09-25 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү