Глоссалгия — тел очында яки телнең ян якларында пешү-яндыру тойгысы барлыкка килү.

Глоссалгия
Саклык белгечлеге стоматология[d]
Симптомнар burning mouth[d][1]
ICPC 2 идентификаторы D83
NCI Thesaurus идентификаторы C62545[2][3] һәм C62545[2]
 Глоссалгия Викиҗыентыкта

Аның белән күбрәк хатын-кызлар интегә.

Авыруның сәбәпләре берничә: генетик, эндокрин, стоматологик авы­ рулар, витаминнар һәм фолий кислотасы җитешмәү. Стресс вакытында» да яндыру тойгысы барлыкка килергә мөмкин. Кайвакыт арыганлык, инфекцион авырулар, шул исәптән ОРВИ, аллергия, кайнар һәм ярсыткыч ризыклар да бу халәтне китереп чыгара.

Бу вакыт телнең өсте шомара, ул ялтыравык төс ала, ә кайвакыт карала һәм «йонлач»ка әверелә. Глоссалгия авыруы булганда телнең гомуми күре­ неше үзенчәлекле: ул шешенке, ян-якларында теш эзләре сакланып тора, тел өслеген кубык каплый һәм анда ярыклар барлыкка килә, телнең төерләре зурая. Болар барысы да тәм сизүне киметә, ә кайнар, ярсыткыч ризыклар авырту тойгысы тудыра. Тел яну тойгысы кичкә таба көчәеп, йоклаганда югалып торырга мөмкин.

Телдәге яну тойгысын 1-2 % лы цитраль эремәсе белән авызны чайкап киметергә була, бу эремәне 1 стакан җылы суга 25 тамчы дару тамызып әзерлиләр. Тел өстенә 2 % лы новокаинга манчылган салфетка кую да хәлне җиңеләйтә.

Эрбет (кедр) маена вакланган анестезин таблеткасы салып ясалган яки бөтнек порошогы, лимон кабыгы һәм дару ромашкасыннан ясалган катнашма яхшы ярдәм итә. Аны ашыгыч ярдәм чарасы рәвешендә телгә бер чеметем салып кулланырга була.

Искәрмәләр үзгәртү