Гистохимия
Гистохимия, гистологик химия — гистология фәнендә тукымаларның химик үзлекләрен, матдәләр алмашын өйрәнә торган бүлек.
Гистохимия |
Гистохимиянең аерым бүлеге — цитохимия. Гистохимия гистология белән биохимия арасында тоташтыручы буын буларак барлыкка килгән.
Тулаем организмда матдәләр алмашының гомуми закончалыкларын өйрәнүче биохимиядән аермалы буларак, гистохимия матдәләрнең (метаболизмның аерым буыннарының) төгәл туплануын һәм аларның тукыма һәм күзәнәк структураларында әверелешен өйрәнә. Гистохимия ысуллары гистологик техниканы һәм микрохимик анализны колачлый.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.