Гипертония ретинопатиясе

Ретинопатия — артериаль басым арту белән бәйле патогенез ягыннан микротамырлы какшаулар өчен челтәркатлауның тармырлы үзгәрешләрнең комплексы. Системалы гипертензиягә челтәркатлау артериолаларының беренчел җавабы аларның тараюы санала (вазоконстрикция). Әмма аларның тараю дәрәҗәсе тамыр тышчасы фиброзының чагылганлыгына бәйле (инволюцион склероз). Шуңа күрә гипертензия чыгарган тамырлар тараюын яшь авыруларда гына күзәтеп була. Өлкән яшьтә челтәркатлау артериолалары ригидлыгы инволюцион склероз өчен тамырларга чагылган дәрәҗәдә тараерга мөмкинлек бирми. Чыдамлы артериаль гипертензия эчке гематоретиналь киртәнең какшаган өлкәләре барлыкка килү белән бара, бу тамырлы үтешлек артуына китерә. Шуңа күрә гипертонияле ретинопатиядә күз төбе күренеше түбәндә саналган күренешләр белән сыйфатлана.

Гипертония ретинопатиясе
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
Возможные медицинские заключения Elschnig spots[d][1]
ICD-9-CM 362.11[2][3]
ICPC 2 идентификаторы K87
NCI Thesaurus идентификаторы C3514[2]
 Гипертония ретинопатиясе Викиҗыентыкта

Артериолалар тараю үзгәртү

Артериолалар тараюы урынлы (рәс. 16.42а) һәм таралган (рәс. 16.42б) була ала. Тамырларның таралган тараюының офтальмоскопик диагностикасы билгеле кыенлыктан гыйбарәт, әмма урынлы тараю гипертензия булуның югары ихтималлыгына күрсәтә. Авыр гипертензия мамыксыман чыганаклар (рәс. 16.42в) барлыкка килүенә китерә ала.

Тамырлардан үтеп чыгу үзгәртү

Тамырлардан үтеп чыгу «ялкын телләре» кебек ретиналь кан савулар һәм челтәркатлау шеше барлыкка килүенә китерә (кара рәс. 16.42в). Челтәркатлауның хроник шешүе Һенле катламында фовеа тирәли «макуляр йолдыз» сыны кебек каты экссудатлар утырмасына китерә ала (рәс. 16.42г, д). КНД шешүе яман гипертензия билгесе санала (рәс. 16.42е).

Артериолосклероз үзгәртү

Артериолосклероз медианың үзенчәлекле гипертрофия һәм гиалинозы белән тамыр тышчасының калынаюына китерә (рәс. 16.43а). Иң мөһим клиник симптомы артериовеноз чаты өлкәсендә үзгәрешләр булу санала (артериовеноз кысылу) (рәс. 16.43б). Бу үзгәрешләр гипертензия авырлыгын гел күрсәтми, әмма алар гипертензия күп еллар булуы турында күрсәтә. Артериовеноз чаты дәрәҗәсендә уртача чагылган үзгәрешләрне гипертензия булмаганда һәм инволюцион артериосклероз белән авыруларда күзәтәләр. Артериолосклерозның түбәндәге классификациясе бар (рәс. 16.44).

1 дәрәҗә. Бераз артериоляр яктылык рефлексының киңәюе, артериолаларның уртача таралган тараюы (аеруча кечкенә тармакларның), веналар «югалу».

2 дәрәҗә. Артериоляр яктылык рефлексының ачык киңәюе һәм артериовеноз чаты өлкәсендә веналар юлының үзгәреше (Салюс симптомы).

3 дәрәҗә.

•      «Бакыр чыбык» симптомы.

•      Чат өлкәсеннән дисталь венаның бөгелеше (Боннет симптомы).

•      Чатның ике ягыннан да венаның тараюы (Гунн симптомы) һәм венаның туры почмакта тайпылышы.

4 дәрәҗә. «Көмеш чыбык» симптомы һәм 3 нче дәрәҗәгә хас үзгәрешләр.

NB Челтәркатлауның артериолаларының таралган тараюы һәм мөмкин булган артериовеноз тараюы өлкәләре булу хәзерге артериаль басым дәрәҗәсенә карамастан моңа кадәрге гипертензия белән бәйле.

Хориоидея үзгәрешләре үзгәртү

Яшь авыруларда хориоидеяның гипертония кризы (яман гипертензия) нәтиҗәсендәге патологик үзгәрешләре сирәк очрый.

1.    Эльшниг таплары— сары ареолалар (һало) белән урап алынган, зур булмаган караңгы таплар, хориоидеяның урынлы инфаркт өлкәләреннән гыйбарәт.

2.    Сигрист сырлары— хориоидаль тамырлар буенча сызыклы урнашкан күпертмә сыман чыганаклар (рәс. 16.45б) һәм алар фибриноидлы некроз өлкәләреннән гыйбарәт (рәс. 16.45в).

3.    Челтәркатлауның экссудатив кубарылуы, кайвакыт ике яклы, бик еш йөклелек токсикозында очрый.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.