Гипертоник криз — кыска вакыт эчендә гипертония авыруының кискен рәвештә көчәеп китүе ул. Моңа тышкы һәм эчке факторлар сәбәп булырга мөмкин. Тышкы факторлар буларак психо-эмоциональ стрессны, кискен рәвештә һава торышы, климат үзгәрүне, кирәгеннән артык тоз һәм су кабул итүне, алкоголь белән мавыгуларны карарга була.

Гипертоник криз
Саклык белгечлеге кардиология
Дәвалануда кулланыла торган дару mecamylamine[d][1], миноксидил[d][1], фентоламин[d][1], Лабеталол[d][1], phenoxybenzamine[d][1], диазоксид[d][1], fenoldopam[d][1], Каптоприл[d][1], гидралазин[d][1] һәм эналаприл[d][1]
ICPC 2 идентификаторы K86
NCI Thesaurus идентификаторы C3118[2]

Эчке факторларга бөерләр эшчәнлегендәге тайпылышларны, гормональ сферадагы үзгәрешләрне, кан басымын төшерү өчен билгеләнгән даруларны авыруның үз белдеге белән эчми башлаган очракларны кертәләр.

Гипертония кризы булган очракта беренче ярдәмне күрсәтеп буламы?

Түбәндә шул мәсьәләгә ачыклык кертербез.

Гипертоник криз диагнозын кую өчен түбәндә сурәтләнгән билгеләргә игътибар бирергә кирәк. Өянәк бик кискен башланып китә (авыру аңа кадәр үзен яхшы хис итә). Кан басымы кисәк кенә бик югары дәрәҗәгә күтәрелә, бу очракта авыруның көн дә була торган кан басымын һәм нәрсәгә зарлануын исәпкә алалар. Әгәр гипертоник криз җиңел формада булса, авыру баш авыртуына, йөргәндә үзенең тотрыклылыгына ышанмаучанлык барлыкка килүенә зарлана. Криз көчлерәк булса, авыруның күңеле болгана, ул коса, аңын югалтырга да мөмкин. Гипертоник кризны беренчел һәм икенчел типка аералар. Беренчел гипертоник кризның башлангыч чоры өчен кан басымының бик югары күтәрелүе, (бигрәк тә систолик басым), терекөмеш баганасының 200 мм дан да артык булуы характерлы. Беренчел гипертоник криз бик тиз башланып китеп, 2-3 сәгать дәвам итә. Ул пульсацияле баш авырту, баш әйләнү, эмоциональ ярсу, тән калтырау белән бергә бара. Авыруның пульс ешлыгы арта, йөрәк тирәсендә авырту һәм авырлык тойгысы барлыкка килә, тыны бетә.

Икенчел гипертоник криз гипертония авыруының соңгы стадияләрендә барлыкка килеп, кан басымы (бигрәк тә диастолик басым) терекөмеш бага­ насының 140-160 мм га кадәр күтәрелүе белән характерлана. Бу типтагы кризның симптомнары акрынлап арта бара. Шундый симптомнарга йокыгатарту, хәлсезлек, йөрәк янындагы авыртуны, шулай ук берничә сәгать эчендә көчәеп киткән баш авыртуын, ишетү сәләте начарлануны, сөйләшү авыраюын кертергә була. Икенче типтагы гипертоник криз берничә сәгатьтән ( берничә тәүлеккә кадәр дәвам итә.

Өянәк өйдә яки эштә барлыкка килгәндә, авыруның туганнарына һәм хезмәттәшләренә нишләргә соң? Әлбәттә, иң әүвәл «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Ә ул килеп җиткәнче авыруга беренче ярдәм күрсәтә тору мөһим. Ул нидән гыйбарәт? Авыруны уңайлы урынга урнаштырырга яки урын өстенә яткырырга.

Башы бераз югары күтәрелеп торсын өчен, баш астына мендәр куярга. Күлмәк якасын ычкындырып, кысып, уңайсызлап торган киемнән азат итәргә. Саф һава керсен өчен, тәрәзәне яки форточканы ачырга. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче, авыруның аякларына кайнар су салынган җылыткыч яки җылы су салынган шешәләр куеп тору файдалы. Өйдәге аптечкада горчичниклар булса, аларны баш артына куярга ярый.

Дарулар мәсьәләсенә килгәндә, авыруның кан басымы күтәрелгәндә кабул итә торган даруларын бирергә ярый. «Ашыгыч ярдәм» табибы авыруның халәтен тикшереп, кирәкле процедураларны уздыра, һәм авыруның хәле җиңеләймәсә, аны хастаханәгә алып китергә тиеш.

Гипертоник криз үзенең зарарлы нәтиҗәләре белән куркыныч. Бу өянәк вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, баш миендә кан йөреше бо­ зылырга һәм башка төрле катлауланулар булырга мөмкин. Шуңа күрә авыруга өянәкне көтеп ятмаска—табиб билгеләгән даруларны вакытында эчәргә кирәк. Моннан кала эш һәм ял режимын төгәл үтәргә тырышу зарур, шулай ук белгеч тәкъдим иткән диетаны саклауга да игътибар таләп ителә.

Дәвалау максатында һәм профилактика өчен дару үләннәреннән төнәт­ мәләр ясарга була. Шактый эффектив төнәтмә рецептларының берсе: 1 аш кашыгы болын тукранбашы (клевер луговой) алып, аңа 1 стакан кайнар су салырга һәм 30 минут төнәтергә, сөзәргә. Төнәтмәне көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә ярый.

Искәрмәләр үзгәртү