Гидроочкыч
Гидроочкыч (инглизчә seaplane) — очып күтәрелерлек һәм су өслегенә төшәрлек очкыч. Элекке исеме — гидроплан.
Төрләр
үзгәртү- Амфибия — шасси белән очкыч, каты өслеккә һәм су өслегенә төшәрлек очкыч.
- Очучы көймә — очкычның фюзеляжы түбәнге өлеше көймә сыман ясалган, су буйлап тиз хәрәкәт итә.
- Очучы су асты көймә — су өслегенә төшәрлек һәм су астында хәрәкәт итәрлек очучы аппарат.
- Чирткечле гидроочкыч — су өслеге буйлап хәрәкәт итү өчен беркетелгән чирткечләр белән очкыч.
- Су асты канатлар белән очкыч — Бе-8
- Реактив гидроочкыч, Р-1
- Шуып баручы реактив гидроочкыч, Convair F2Y Sea Dart
Тарих
үзгәртүБеренче очып күтәрелүче гидроочкыч Гленн Кёртисс тарафыннан 1909 елда ясалган.
Беренче бөтендөнья сугышында Россия авиа-йөртүчене М-5, М-9 дигән очучы көймәләр белән кулланган.
1930-1940 елларда гидроочкычлар актив файдаланыла, ләкин соңрак җирле очкычлар белән кысрыклап чыгарылган. Төп сәбәбе: су өслеге бик үзгәрүчән һәм дулкыннар очып төшүгә, менүгә бик комачаулый.
Һава аланы булмаган очракта гидроочкычлар хәзер дә кулланыла, аеруча төньяк һәм утрау илләрендә файдаланыла.
Гидроочкычлар очып менү, очып төшү урыны — гидродром дип йөртелә.
Казан гидродромы
үзгәртүКазан шәһәрендә "Казан" дигән гидродром 2006 елда теркәлгән, ул Киров һәм Ленин дамбалары арасында Казансу елгасында урнашкан. Гидродромның бүгенге рәсми статусы билгесез.
Гидродром мәгълүматы:
- КТГ
- N 55гр. 47`57``
- E049гр. 04`59``
- Гомуми мәйдан 60га.
- Элемтә: Казан-Район 118.5, Казан -Түгәрәк 119.4
Хуҗасы ООО "Фирма "МВЕН"
Моны да карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Александров А. О. Воздушные суда Российского императорского флота 1894—1917. — СПб.:: Б. С. К., 1998. — Т. 1. Аппараты Щетинина и Григоровича. — 111 с. — ISBN 5-88925-038-8
- Григорьев А. Б. Альбатросы: Из истории гидроавиации. — М.: Машиностроение, 1989. — ISBN 5-217-00604-8
- Казан гидродромы
Сылтамалар
үзгәртү- проект Летающей Подводной Лодки Ушакова
- MEMBRANA: Подводные самолёты. Часть первая: глубокие полёты 2007 елның 20 май көнендә архивланган.
- MEMBRANA: Подводные самолёты. Часть вторая: быстрые приводнения 2006 елның 15 апрель көнендә архивланган.
- В США на дне океана найден гигантский японский подводный авианосец
- ТТХ японского подводного авианосца I-400 Seiran на форуме balancer.ru
- специальный гидросамолёт Айчи M6A Сейран, предназначенный для транспортировки на подлодке I-400 Seiran 2006 елның 6 декабрь көнендә архивланган.
- Видео: История водных самолётов. 2008 елның 11 июнь көнендә архивланган.