Гидронефроз
Гидронефроз авыруы бөер лаканчыгы һәм касәсе киңәюдән гыйбарәт. Әгәр сидекнең чыгып китү юлында булган каршылык лаканчык һәм сидек юлы сегментларыннан астарак булса, лаканчык гына түгел, сидек юлы да киңәя. Кешеләр мондый чир белән интеккәндә, уретрогидронефроз дигән диагноз куела. Пиелонефрит—бөер лаканчыгы һәм бөернең интерстициаль тукымасы ялкынсыну авыруы.
Гидронефроз | |
Саклык белгечлеге | сидекбелем[d] һәм бөербелем[d] |
---|---|
ICD-9-CM | 591[1][2] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C26796[1] |
Гидронефроз Викиҗыентыкта |
Сезнең очракта, балага 6 гына ай булганлыктан авыруны тумыштан булган дип тә уйларга була. Гидронефроз — бөернең интерстициаль (то таштыргыч) тукымаларының патологик үзгәрешләре һәм төп тукымасы паренхимасының да атрофиягә дучар булуы белән характерлана.
Тумыштан булган гидронефрозга сидек юлларының дискинезиясе , (куыш әгъзаларда мускуллар кыскаруының бозылуы), бөер артериясенең аномалиясе, сидек юлының бикле булулары сәбәпче. Тормыш дәверендә барлыкка килүенә бөер ташы авыруы, сидек юлы системасы ялкынсынудан барлыкка килгән үзгәрешләр, сидек юлы шешләре, травмалар һәм башка лар сәбәп булып тора.
Гидронефроз башлангыч чорында үзен бик сиздерми генә башланып ки тәргә дә мөмкин. Тора-бара лаканчык эчендә басым артып киткәнлектән, бөерләрнең эше бозыла башлый. Бу процесс бөерләрнең интерстициаль тукымаларының, лаканчыгының ялкынсынуына китерә. Авыруның башла нып китүе симптомсыз булган очракларда, ул үзен икенче бер төрле авыру кичергәннән соң сиздерә башлый. Алдагы стадияләрендә бөердә чәнчү, умырткалыкның бил өлкәсендә өянәкле көчле авыртулар хәлнең бераз җиңеләюе белән алышынып торалар. Гидронефрозның икенче бик мөһим симптомы—гематурия (сидектә кан күренүе). 20 % очракта сидектәге канны прибор белән карамый да күреп була. Ә микроскоп белән тикшергәндә, мондый авыруларның барысының сидегендә кан табыла. УЗИ, урография, рентген һәм башка төрле тикшерү юллары дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирә. Гидронефрозга шик тудыр ган авыруларны хастаханәгә салып, бик төпле тикшерү уздыралар.
Авыруда күтәренке кәеф сакланып, хәле начар булмаганда, бөерләренең функциясе бозылмаган, процесс катлауланмаган, савыгуга ышаныч булган очракларда гына консерватив дәвалау алып барыла. Ягъни авыруларны дарулар белән дәвалыйлар. Бу вакытта алар систематик рәвештә табиблар күзәтүе астында булырга тиешләр. Калган барлык очракларда авыруларны дәвалау өчен хирургик метод кулланалар. Операцияне, сидек юлларында кире кайтмас үзгәрешләр килеп • чыкканчы ясасаң, яхшырак була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Disease Ontology — 2016.
- ↑ Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.