Гемианопсия
(hemianopsia; гр. hemi ярты + ан- + opsis күрү), яки гемианопия - ике күздә күрү мәйданының (кырының) өлешчә югалуы.
Гемианопсия | |
Саклык белгечлеге | офтальмология һәм неврология |
---|---|
NCI Thesaurus идентификаторы | C118731 |
Гемианопсия Викиҗыентыкта |
Ретрохиазмаль патология күрү кырының бинокуляр контралатераль кырлар җәлеп ителгән кимчелекләренә китерә. Шулай итеп, ретрохиазмаль зарарлануда ике күз дә өлешчә яки тулысынча кире яктан 50% күрү кырын югалта. Ике күзнең дә күрү нервының бер үк ягына кагылган күрү кыры кимчелегеннән торган гемианопсияне гомоним дип атыйлар, ә хиазмаль кысылуда күзәтелгән һәр күзнең кире яктагы күрү кырлары зарарланганда гетероним (битемпораль) гемианопсия үсеш ала.
Конгруэнтлык булмау
үзгәртүГомоним гемианопсия тулы һәм тулы булмаган була. Тулы булмаган гемианопсиядә конгруэнтлык бер күзнең күрү кыры үзгәрешләре икенче күзнең үзгәрешләренә күпме туры килгәне турында аңлата. Ике күзнең бер үк диярлек күрү кыры кимчелекләре югары конгруэнтлы була, шул ук вакытта кимчелекләр туры килмәү конгруэнтлык булмауны аңлата. Алгы ретрохиазмаль күрү юллары патологиясе өчен барлыкка килгән гемианопсия гадәттә конгруэнтлы түгел, ә арткылары зарарланса (мәсәлән күрү нурланышы) югары дәрәҗәдәге конгруэнтлык билгеләнә.
Клиник күренешләре
үзгәртү1. Гомоним гемианопсия. Күрү трактлары хиазманың арткы өлеше дәвамы була, тарала һәм артка таба ми аяклары тирәли барып латераль буынлы җисемнәрдә тәмамлана. Һәр күрү тракты челтәркатлауның контралатераль борын өлешенең кисешкән һәм челтәркатлауның ипсилатераль чигә яртысының кисешмәгән җепселләреннән тора. Әмма челтәркатлауның туры килгән өлкәләреннән киткән нерв җепселләре якын урнашмаган, шуңа күрә күрү тракты зарарлануы чыгарган гемианопсия гадәттә конгруэнтлы түгел. Латераль буынтыклы җисем зарарлануы шулай ук ассиметрияле гемианопсияле кимчелекләргә китерә. Күрү трактлары һәм хиазма зарарлану сәбәпләре охшаш,әмма хиазма артта урнашканда тракт аеруча йомшак була.
2. Гемианопсияле Вернике бәбәге. Күрү трактларында күрү һәм пупилломотор җепселләр бар. Күрү җепселләре латераль буынтыклы җисемдә тәмамлана, ә пупилляр җепселләр күрү трактын латераль буынтыклы җисем алдыннан китәләр, калкулыкның өске кулы аша үтәләр һәм претекталь төшләрдә тәмамлана. Шулай итеп, күрү тракты зарарлануы афферент бәбәк кимчелеге үсеше сәбәбе була ала. Челтәркатлауның сакланган өлешен ярсытканда бәбәкнең яктылык рефлексы нормада булачак, ә зарарланган өлешне ярсытканда (гемианопсияле яктан юнәлтелгән яктылык) рефлекс юк. Тәҗрибәдә гемианопсияле Вернике бәбәген ачыклау катлаулы, ягъни яктылык күздә тарала, шуңа ачыклау өчен бик юка яктылык бәйләме кирәк.
3. Күрү нервы атрофиясе күрү трактлары зарарланганда үсеш ала, чөнки аларда челтәркатлауның ганглионар күзәнәкләренең аксоннары бар. Ипсилатераль дискта нейроретиналь билбавының өске һәм аскы өлешендә атрофия барлыкка килә (челтәркатлауның чигә бүлеге җепселләре), ә контралатераль дискта «күбәләк галстугы» сыман атрофия үсеш ала (челтәркатлауның борын бүлеге җепселләре).
4. Контралатераль пирамидаль трактның зарарлану билгеләре күрү тракты һәм шулай ук минең ипсилатераль аяклары зарарланганда барлыкка килә
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.