Гаураганоддешадипика

«Гаураганоддешади́пика» (Gauragaṇoddeśadīpikā) — авторы Кавикарнапура булган Гаудия-вайшнава (Кришнаит) Санскрит телендә рухи текст.[1] 1576 елда язылган.[1] Озын исемлек булып тора, анда автор Гаудия-вайшнавизмның нигезләүчесе Чайтаньяның (1486-1534) иң мәшһүр дәвамчыларының баштагы "рухи формаларын" (сиддха-рупа) санап уза.[1] Гаудия-вайшнавизм тарихында шул төрдә беренче текст булган.[1] Бу текстта Вриндаван госвамилары беренче мәртәбә "манджари"ларның ("Голока"да (рухи дөньяда) Радха-Кришнаның якын хезмәтче кызларының) алты аватарлары дип аталган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Haberman, 1988, 110 бит.

Әдәбият үзгәртү

  • David L. Haberman. Acting as a Way of Salvation: A Study of Rāgānugā Bhakti Sādhana. — New York: Oxford University Press, 1988. — xvi, 211 p. — ISBN 0195053214.