Гастроэзофагеаль рефлюкс

Табиблар мондый күренеш белән гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы (сы­ екчаның ашказаныннан үңәчкә таба агуына бәйле) булганда очрашалар.

Гастроэзофагеаль рефлюкс
Сурәт
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Симптомнар Сару кайнау, гастроэзофагеальный рефлюкс[d], precordial pain[d] һәм ютәл
Дәвалануда кулланыла торган дару рабепразол[d][1][2], Пантопразол[d][1][2], bethanechol[d][1], гидрокарбонат натрия[d][1], карбонат кальция[d][1], Метоклопрамид[d][1][2], гидроксид магния[d][1], Фамотидин[d][1][2], Омепразол[d][1][2], эзомепразол[d][1][2], Трисиликат магния[d][1], Лансопразол[d][1][2], calcium gluceptate[d][1], Циметидин[d][1], Низатидин[d][1], Цизаприд[d][1], magaldrate[d][1], dihydroxyaluminum sodium carbonate[d][1], aluminium carbonate[d][1], карбонат магния[d][1], carbonate ion[d][1], isosorbide[d][1], sucralfate[d][2], ledipasvir/sofosbuvir[d][2], denosumab[d][2], dexlansoprazole[d][2], Ранитидин[d][2], Метоклопрамид[d][3], Лансопразол[d][4] һәм dexlansoprazole[d][5]
ICD-9-CM 530.81[6][7]
NCI Thesaurus идентификаторы C92560[7] һәм C26781[6]
 Гастроэзофагеаль рефлюкс Викиҗыентыкта

Сару кайнау бу авыруның төп билгесе булып тора. Еш кына бу чир ашказа­ ны сыекчасының кислоталылыгы артык булганда да күзәтелә. Әче сыекча ашказанында гына тукталып калмыйча, үңәчкә кире килә. Мондый вакытта кеше үзен бик начар хис итә, кайвакыт газаплый торган яндыру тойгысы, ә вакыты белән күкрәк сөяге артында шактый көчле авырту да сизә. Авыру тәэсирендә үңәчтә патологик үзгәрешләр барлыкка килә, болар бераздан соң ризыкларның үңәч аркылы узуына комачаулык ясарга, җәрәхәт ясалуы­ на, озак дәваланмаган очракларда, рак авыруына китерергә мөмкиннәр. * Бу авыруның килеп чыгуына нинди факторлар йогынты ясый?

Беренче чиратта—алкоголь белән кирәгеннән артык мавыгу, тәмәке тар­ ту! Икенче әһәмиятле фактор — рациональ рәвештә ашамау: бик майлы, ачы ризыклар белән мавыгу. Ашкайнату органнарына нерв системасының какшавы, еш булып торган стресслар да тискәре йогынты ясый. * Килеп чыккан проблемаларны ничек хәл итәргә?

Бу очракта гастроэнтерологлар, көзге каршына басып, үзеңә телеңне күрсәтергә кирәк, дип җитди рәвештә киңәш итәләр. Телегез ак булса һәм сару кайнавы борчыса, соңга калмыйча табибларга күренергә кирәк.

Ашказаны-үңәч рефлюксы булганда, мондый билгеләр ашаганнан соң гына түгел, гәүдәнең торышын үзгәрткәндә дә барлыкка килә. Мәсәлән, утырган җирдән кинәт ятарга исәпләдегез, ди, шул вакытта сезне сару кай­ нау борчый башлый да инде. Кайвакыт сару кайнау чиктән тыш селәгәй агуы һәм кикерү белән бергә бара. Бу симптомнар булганда, сезне ашка- заныгызны тикшертергә җибәрергә тиешләр. Гастроскопия ярдәмендә ашказаныгызның лайлалы тышчасын караганнан соң, үңәч һәм ашказаны авыруларын башлангыч стадияләрендә күреп була. ‘ Әгәр дә пациентка «гастроэзофагеаль рефлюкс» дигән диагноз куелса, аңа кирәкле препаратлар билгеләп, авыруны дәвалый башлыйлар. Кайбер кешеләр содалы су яисә составында содасы булган минераль сулар - эчеп, табибка барасы вакытны озайталар. Ләкин бу метод вакытлыча гына җиңеллек китерә. Асылда исә авыруга табиб тәкъдим иткән медикаментлар белән диета гына ярдәм итә ала. * Туклану ничек булырга тиеш? Иң беренчел шарт—саклык турында онытмаска. Бигрәк тә авыру көчәй­ гән вакытта. Ашау рационында тәмләткечләр, ачы ризыклар булырга ; тиеш түгел. Тиз генә әзерләнә торган ризыклар белән дә мавыгырга ки­ ңәш ителми. Кыздырылган итләр, балыкларны, фри бәрәңгене ашамый торырга кирәк. Ризыклар пешерелгән (кыздырылган түгел) рәвештә генә тәкъдим ителә. Күп итеп эремчек, сөттә пешкән боткалар, яшелчә ашлары ашарга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне компот-кесәлләр рәвешендә кабул итәргә кирәк. Хәл яхшыра башлагач, кайбер чикләнүләрдән баш тартыр­ га була.

Ашказаны-эчәклек авыруларының профилактикасын уздыру өчен, ашау режимын үтәү бик мөһим. Көненә 3-4 тапкыр бер үк вакытта ашасагыз, яхшырак булыр. Ашыкмый гына, яхшы итеп чәйнәп ашарга кирәк. Килә­ се ашау, соңгы аштан соң 2 сәгатьтән дә иртә булмаска тиеш! Ни өчен дисәң, кыска интерваллар вакытында ризык тулысынча эшкәртелеп бетә алмый.

Искәрмәләр үзгәртү