Гастритның (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуы) нәрсә икәнен, Җир шарындагы олы яшьтәге кешеләрнең яртысыннан артыгы ишетеп кенә түгел, үзләрендә татып белә. Дөрестән дә, бу авырудан шулкадәр күп кеше интегә. Әле күптән түгел генә гастрит белән авырып китүнең сәбәбе коры-сары ашау, нерв стресслары булудан дип исәплиләр иде. Монда хаклык юк түгел, ләкин өлешчә генә.

Гастрит
Сурәт
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару sucralfate[d][1], Лансопразол[d][2], Пантопразол[d][2], эзомепразол[d][2], Омепразол[d][2], dexlansoprazole[d][2] һәм Ранитидин[d][2]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 17 656
ICD-9-CM 535.41[3], 535.4[3], 535.40[3], 535.00[3], 535.01[3] һәм 535.0[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C26780[4] һәм C26780[3]
 Гастрит Викиҗыентыкта

Табибларны күптән түбәндәге сораулар борчып килде — нигә бер кеше ; бутерброд ашап, газлы су эчеп тукланса да, аңа берни булмый, ә икенчесе ) шулай тукланганнан соң, гастроэнтеролог дәваланучысына әйләнә. Бу ; мәсьәлә буенча узган гасырның икенче яртысында ачыш ясалганнан соң, . гастрит авыруының ничек барлыкка килүенә ачыклык керде. Хәзерге заман медицинасы гепатитны хәрефләр белән билгеләгән кебек, гастрит авыруын да хәрефләр белән билгели. А тибындагы яки аутоиммун гастрит. Бу—сирәк очрый торган форма (бар гастрит авырулыларның 6 процентын тәшкил итә) һәм иммун системасында өзеклек булганда барлыкка килә. Иммун системасы ашказанындагы лайлалы тышчаның кислота эшләп чыгаруга җавап бирүче күзәнәкләрен зарарлаучы - антитәнчекләр барлыкка китерә башлый. Шунлыктан ашказанының : кислоталылыгы бик түбән төшә һәм аның эшләү сәләте түбәнәя. С тибындагы яки дәвамлы реактив гастрит. Мондый гастрит еш кына температура төшерүче, авыртуны басучы һәм ялкынсынуга каршы дару­ лар тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алар ашказанының лайлалы тышчасын ярсытып, аның секрет бүлеп чыгаруын киметәләр. Башка гастритлардан аермалы буларак, С тибындагы гастрит ул — ашаганчы һәм ашаганнан соң бер сәгатьтән авырту, косасы килү һәм үт косу белән бергә бара торган бердәнбер гастрит.

В тибындагы гастрит яки дәвамлы хеликобактерлы гастрит. Хеликобактер бактериясе авыруларның 80 процентында табыла. 70 процентка якын очракта кислотасы югары булган дәвамлы гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, хәтта ашказаны яман шеше кебек авырулар тышкы мохиттән — хеликобактер пилори бактерияләренең организмга үтеп керүеннән барлыкка килә икән. Мондый бактерияләр ашказанының лайлалы тышчасына урнашып, ашказаны согы кислотасы артык бүленеп чыгуга китерә. Бу микроб шул ягы белән дә куркыныч, якын аралашканда бер кешедән икенчесенә күчәргә мөмкин. Шулай булгач, туганнары арасында гастрит белән авыручы булса, ул гаиләдә башкалар авырмас, дип әйтеп булмый. Бактерияләрнең җимерү эшенә башка төрле гастритка китерүче тискәре шартлар да ярдәм итә.

Гастрит үзе үлемгә китерә торган авыру түгел. Шуңа күрә бик күп кешеләр аның беренче билгеләренә җитди карамыйлар. Болар — ашказанында авырлык сизү, ашказанының артык тулу тойгысы, сызлап авырту, кикерү кебек билгеләр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, сез бу билгеләргә җиңел генә карамыйча, дәвалану чарасын күрергә тиешсез.

Әйдәгез, гастрит авыруы булганда ашказанында нинди процесс барганын ачыклыйк әле. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсына, моннан ашказаны согы һәм саклый торган лайла чыгаручы бизләр зарарланып, зыян күрә. Нәтиҗәдә, ашказанының эше бозыла, ул ашамлык эшкәртү эшен башкара алмый башлый. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынган булганлыктан, аның эчкә суыру сәләте артып китә, бу үз чиратында ашказанының һәм бөтен организмның агулануына китерә. Нәтиҗәсе — гомуми халәтнең начарлануы, бик тиз ару, эшчәнлек кимү.

Мәсьәләгә җитди карамыйча вакытында дәваланмаганда, гастрит дәвамлы формага күчәргә мөмкин.

Ул бик озак вакыт ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуы нәти­ җәсендә барлыкка килә.

Гадәттә, нормаль һәм югары кислоталы дәвамлы гастрит яшь һәм урта яшьләрдәге кешеләрдә — өстәвенә ирләрдә хатын-кызларга караганда ешрак очрый.

Түбән кислоталы дәвамлы гастрит балигъ булган һәм олы яшьтәге кеше­ ләрдә күбрәк күзәтелә. Ул кикерү, косасы килү, аппетит югалу, кайвакыт ашаганнан соң бик көчле булмаган авырту, эч китүе эч катуга алышыну ке­ бек күңелсез халәт белән бергә бара. Патологик процесска еш кына бавыр, үт чыгару системасы да кушыла. Табиб тикшергәндә авыру бу урыннарда авырту сизә. Еш кына гиповитаминоз күренешләре барлыкка килә: тире өслеге корылана, урт кызара һәм аннан кан чыгуы күзәтелә.

Гастритның иң куркыныч катлаулануына ашказаны җәрәхәте һәм яман шеш авырулары барлыкка килү керә. Ә мондый күңелсез нәтиҗәгә китермәү — сезнең көчегездә, чөнки бүгенге медицинада гастрит авыруын дәвалау өчен бөтен чаралар бар. Дарулар белән дәвалау кислоталылыкны нормальләштерү, авыртуны басу чараларыннан һәм витаминнар билгеләүдән гыйбарәт.

Шулай ук тәмәке тартмау, алкоголь кулланмауның файдасы зур.

Әгәр дә сездә гастрит авыруы булса, көненә 5-6 тапкыр билгеле бер

вакытта аз-азлап ашау тәртибе кертегез. Бик салкын, кайнар ризыклар ; ашамаска тырышыгыз.

Ашказаны согы көчле бүленеп чыккан очракта: өсте алынмаган сөт, йә сөт өстәлгән чәй эчәргә, сөт өсте, әче булмаган эремчек, йә парда пешерелгән яшелчәләр, тары боткасыннан кала барлык башка боткалар, токмач, симез булмаган парда пешерелгән ит, балык, кош ите ашарга ярый. Бу ашам- , лыклар белән төче алма (парда пешерелгәне яхшырак), банан, груша кебек җиләк-җимешләр ашарга рөхсәт ителә. Авыру көчәйгән очракларда уылган яшелчәләрдән пешерелгән ашлар, пешәр-пешмәс йомырка, парда пешерелгән , кәтлит, сөттә пешерелгән ботка, җимеш кесәле, желе, яшелчә измәсе, тазә ? җимешләрдән ясалган компот, кишер согы, ак икмәк ашарга ярый.

Ашказаны согы аз бүленеп чыккан очракта: симез булмаган ит, балык, пешкән кош ите (аз гына кыздырып алырга да ярый), балык, гөмбә, яшелчә ■ ашлары, әче сөт ашамлыклары, пешәр-пешмәс йомырка, йомырка тәбәсе, изелеп пешкән ботка, токмач, майсыз казылык, әче булмаган сыр, чи һәм пешкән яшелчә, җимеш соклары, баллы чәй, (чәйгә лимон салырга була) гөлҗимеш төнәтмәсе, кесәл, кичәге ак икмәкне ашарга ярый.

Бик әче, тозлы, кыздырылган ашамлыклар, иттән, балыктан ясалган консервылар, яңа икмәк, туңдырма, алкоголь, боз салынган эчемлекләр кабул итәргә киңәш ителми.

Хәтерегездә тотыгыз, гастрит өянәген тупас, пешмәгән ашамлыклар китереп чыгарырга мөмкин!

Кискен гастрит булганда берничә көн диета сакларга — сыек, уып пеше­ релгән ризыклар гына ашарга кирәк. Температурагыз күтәрелсә, озакка сузмый табибка барыгыз.

Дәвамлы гастрит белән авыручылар һәрвакыт диета сакларга тиеш.

Диетаны диета белгече белән төзесәгез, дөрес булыр.

Әгәр дә сез, түбәндәге киңәшләрне үтәмәсәгез, сәламәтлегегезне, үзегезне • куркыныч астына куюыгыз бар: * даими рәвештә ашамасагыз, еш коры-сары ризыклар ашап торсагыз, әче, кайнар ашлар белән мавыксагыз; * спиртлы эчемлекләр куллансагыз; * тәмәке тартсагыз (еш кына ач карынга); * бик еш нервлы стрессларга һәм психик киеренкелеккә дучар булсагыз; * сездә дәваланып бетмәгән эчәк инфекциясе, үт куыгы авырулары, ашказаны асты бизендә, авыз куышлыгында проблемалар булса.

Дәвалану өчен халык киңәшләре.

Яшел алма. Аның ярдәмендә дәвамлы гастриттан да котылып була.

Моның өчен алмаларны кабыгыннан чистартып, угычтан уарга кирәк.

Күпме ашый аласыз, шуның кадәр ашарга ярый, тик төнгә каршы ашамагыз.

Алма ашаганнан соң 5 сәгать башка ризык ашарга киңәш ителми. Дә­ валану 3 ай дәвам итә. Беренче айда алмаларны көн саен ике тапкыр ашарга була. Икенче айда атнасына 3 тапкыр, ә өченче айда атнасына 1 тапкыр ашау киңәш ителә.

Солы төнәтмәсе. 1 стакан чиста солыга бүлмә температурасындагы 1 литр су өстиләр. 12 сәгать вакыт узганнан соң. яхшылап капкач белән каплап салмак утта кайнатырга һәм савытны җылы итеп төреп, 12 сәгать буе төнә­ тергә. Бу төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Солы төнәтмәсе матдәләр алмашын да яхшырта. Ул шулай ук ашказаны авыруы панкреатит белән катлауланган очракта да файдалы була.

Сырганак (облепиха). Гастрит авыруы панкреатит белән бергә барган очракта сырганак согы бик файдалы. Аны ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәргә киңәш ителә.

Искәрмәләр үзгәртү