Гани Галимуллин
Бу сәхифә яки бүлек авторлык хокукларын боза. Аның эчтәлегенең берәр өлеше https://kzref.org/baltach-enciklopediyase.html?page=12#Галимуллин_Гани_Галимулла_улы үзгәртүсез диярлек үзләштерелгән.
Зинһар, бу чыганакны тикшереп чыгыгыз [1] һәм мәкалә тарихы белән чагыштырыгыз. Моның белән килешмәсәгез, ике атна дәвамында үз фикерегезне АХБда шикләнелгән мәкаләләр форумында бу биттәге хәлгә багышланган бәхәс бүлегендә белдерә аласыз. Кертелгән материалының авторы сез булсагыз — текстны куллануга рөхсәтне рәсмиләштерегез. Өстәмә комментарий: АХБ мәкаләләре игъланнар тактасы темасы Тәртип бозуның ачыклану датасы: 19 апрель 2021Калып:Нарушение авторских прав/sort. Бозуны ачыклаучыга: Түбәндәге белдерүне мәкаләне булдырган кулланучының бәхәс битенә урнаштырыгыз {{subst:nothanks cv|pg=Гани Галимуллин|url=https://kzref.org/baltach-enciklopediyase.html?page=12#Галимуллин_Гани_Галимулла_улы}} – ~~~~ , Мәкалә авторына: Авторлык хокуклары, Рөхсәтләр алу |
Галимуллин Гани Галимулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
Кыскача биографиясе
үзгәртү1905 елның 3 маенда Чутай авылында туган. Башлангыч белем алганнан соң әти-әнисеннән бик яшьли ятим калу сәбәпле сабый килеш хезмәт юлына баса—авылның хәлле кешеләрендә батрак була, иген игә, урман кисә, таш чыгара. Сәләтле, кызыксынучан, максатка омтылучан егет үз белемен күтәрүгә даими зур игътибар бирә. 1925 елда Арча кантоны мәгариф бүлегендә махсус аттестация узып Чутай, Алан, Славыч, Яңгул авылларында балалар укыта. Шушы чорда ВКП(б) сафларына кабул ителә, авыл партия ячейкаларына җитәкчелек итә.
1931 елда Г.Галимуллин ВКП(б)ның Түнтәр район комитетына инструктор итеп алына. 1941 елның августына кадәр Балтач районында төрле партия, совет, хуҗалык эшләрендә була.
Бөек Ватан сугышында катнашу
үзгәртү1941 елның августында Г.Галимуллин Кызыл Армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышы зилзиләләренә кереп китә. Ул Мәскәүне саклау, туган илебезнең күп шәһәрләрен азат итү, Көнчыгыш Двина елгасын кичү, Балтик буе республикаларын фашистлардан азат итү сугышларында катнаша, иң авыр участокларда, иң алгы сафларда була, чын батырлык үрнәкләре күрсәтә— политрук буларак атакаларга иң беренче булып күтәрелә. Кенигсберг шәһәре тирәсендәге сугышларда авыр яралана. Сугышны полк партия оешмасы секретаре, капитан дәрәҗәсендә тәмамлый.
Фронтта биш орденга лаек була
үзгәртүАвыр сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Г.Г.Галимуллин биш орден—Сугышчан Кызыл Байрак, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Смоленск өлкәсенең Велиж шәһәре гражданнары аңа шәһәрне азат итүдәге батырлыклары өчен шәһәрнең Почетлы гражданины исемен бирәләр. Шәһәр музеенда Г.Галимуллинның батырлыгына багышланган махсус стенд бар.
Сугыштан соңгы елларда хезмәте һәм вафаты
үзгәртүСугыштан соң Г.Г.Галимуллин егерме ел төрле партия һәм совет эшләрендә эшләде. Лаеклы ялга чыкканнан соң Казан шәһәрендә яшәде.
Казан шәһәрендә 1999 елда вафат булды.
Чыганаклар:
үзгәртүБалтач энциклопедиясе, I том, 2006