Галина Самсонова

Самсонова Галина Алексеевна - (12 август 1949) - хуҗалык эшлеклесе. Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты (1991-1995). Башкортстан Республикасы атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре.

Галина Самсонова
Туган 12 август 1949(1949-08-12) (74 яшь)
Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре икътисадчы

Биографиясе үзгәртү

Самсонова Галина Алексеевна 1949 елның 12 августында БАССРның Стәрлебаш районы Раевка авылында туган.

1985 елда Мәскәү технология институтының Уфадагы факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын 1967 елда Стәрлетамак шәһәрендә чәчтараш өйрәнчеге булып башлый. Осталыгы арта бара, аннары мастер итеп куялар.

1974-1991 елларда цех начальнигы, җитештерү-техник бүлек начальнигы, Стәрлетамак кала көнкүреш берләшмәсенең баш инженеры.

1991-1992 еллар аралыгында чәчтараш хуҗалыгының директоры.

1992 елдан Стәрлетамактагы «Кудесница» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры[1]

Галина Алексеевна җәмәгать эшчәнлегендә актив катнаша, шәһәр Советының берничә чакырылышына депутат итеп сайлана. 1991 елда Стәрлетамак шәһәренең 135-нче Стәрле сайлау округы буенча Башкорт АССРының 12нче чакырылыш Югары Советы халык депутаты була [2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасы атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре
  • Хезмәт ветераны

Карагыз үзгәртү

  • Башкорт АССР Югары Советы
  • БАССРның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 91.
  2. ЗАКРЫТОЕ АКЦИОНЕРНОЕ ОБЩЕСТВО «КУДЕСНИЦА»(үле сылтама)

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104.

Сылтамалар үзгәртү