Галимҗан Шәрәф (берләштерү)

Галимҗан Шәрәф (1896-1950) беренче чиратта, сәяси эшлекле буларак билгеле. Ул татар һәм башкортларны эченә алган аерым дәүләт - “Идел-Урал штаты” проектын тәгъдим итә. Шул җөмһүрият мәйданының географик, этник һәм геополитик карталарын төзи. “Идел-Урал штаты”н гамәлгә кертү комиссиясенең рәисе була.

   Икенчедән, Галимҗан Шәрәф - күренекле тел галиме. Остазы В.А. Бого-родицкийның фәнни идеяләрен дәвам иттереп татар тел белеменә зур өлеш керткән галим.
  В.А.Богородицкий Казанда эксперименталь фонетика лабораториясен ача. Шушы эксперименталь фонетика кабинетында Г.Шәрәф беренче булып татар теле фонетикасын эксперименталь рәвештә өйрәнү буенча тәҗрибәләр алып бара. Галимҗан Шәрәфнең авазлар артикуляциясен һәм акустик сыйфатларын тикшергән ике зур фәнни хезмәте бар: “Татар теле авазларының рус авазлары белән чагыштырма полятограммалары”(1927) һәм “Татар сузыкларының сонор озынлыгы” (1928).
 Шул ук елларда, галим “Кешелек дөньясындагы телләрнең иҗтимагый- икътисади формацияләргә бәйләнештәге үсешләре” дигән тема өстендә фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр алып бара. Үз чорында зур бәхәсләр тудырган алфавит үзгәртү мәсьәләләрендә актив катнаша. “Төрки халыклар өчен латин шрифты кабул итү мәсьәләсе турында” (1926) дигән махсус хезмәтен яза. Әлифбалар, дәреслекләр, методик күрсәтмәләр төзи.
 Әлеге хезмәтләр авторның исемен дөнья күләменә чыгара. Академик А.Н.Самойлович “Галимҗан Шәрәфнең эшләренә объектив бәя биреп, без аны мәшһүр совет лингвисты итеп танырга тиешбез. Ул-татар теле белеме өлкәсендә иң зур белгеч” – дип яза. 1929 нчы елда француз академигы, атаклы тел галиме А.Мейе тәкъдиме белән Г.Шәрәф халыкара эксперименталь фонетика җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Г.Шәрәфне докторлык диссертациясе якламаган хәлдә профессор исеменә тәгъдим итәләр.
  Шулай итеп, Г.Шәрәф татар теле фонетикасын өйрәнүне яңа баскычка күтәрә. Аның фикерләре, хезмәтләре, фонетика, морфология, синтаксис һәм типология өлкәсендәге фәнни идеяләре бүгенге көндә дә үз әһәмиятләрен югалтмаганнар. В.А.Богородицкий һәм аның шәкерте Г.Шәрәфне эксперименталь фонетика өлкәсендә эзләнүләргә нигез салучылардан санарга мөмкин.
  Галимҗан Шәрәф язучы буларак та таныла. Аның шәхси архивында үзе язган әсәрләрдән тупланган берничә дәфтәр саклана. “Ике мәрмәр ташы”, “Булат һәм алтын”, “Әфлисун багында”, “Ташбака белән куян” мәсәлләре, Сталинга һәм аның гамәлләренә киная белән язылган “Зодчий” поэмасы,  Г.Тукайның үлүенә 30 ел тулу көннәрендә язылган “ Шүрәле белән очрашу” һ.б. шигырьләре аларның кайберләре “Казан утлары”, “Сөембикә” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Советская Татария”, “Сабантуй” газеталарында басылып киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды.Бу әсәрләр арасында иҗтимагый-сәяси эчтәлекле шигырьләр белән беррәттән балалар өчен язылганнары да зур урын алып торуын күрергә мөмкин. Галимҗан Шәрәфнең шигырьләр язуына Г.Тукайның турыдан-туры тәэсире булырга мөмкин. Студент чагында ук Г.Тукай җитәкчелегендә татар әдәбиятыннан беренче хрестоматия булган “Мәктәптә әдәбият дәресләре”(1912) дигән китап өстендә эшли. Реаль училище укытучысы П.А. Радимов белән берлектә беренче тапкыр Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бастыра. Алар арасында “Шүрәле җыентыгы”, “Кәҗә белән сарык әкияте” дә була. Тукай шигырьләреннән торган җыентыклар эшләп чыгара (“Күчмә китапханә” сериясеннән чыккан биш җыентык барлыгы билгеле). Тукай афоризмнар сүзлеген төзи. Бу сүзлек бүген дә Тукай шигырьләрендә кулланылган гарәп-фарсы алымнарын аңлауда алыштыргасыз китап булып тора.
    Гомумән, Шәрәфләр тормышында Г.Тукай белән бәйләнеш гаять зур була. Ягъни, бертуган Шәрәфләр Казанда Габдулла Тукайның мәдәни мохиткә кереп китүендә зур роль уйный. Шуңа күрә, абыйлары башлаган эшне Тукайның яшьтәше Галимҗан Шәрәф дәвам итәргә торышуы бик мөмкин.
    Язучыларыбыз һәм галимнәребез бертуган Шәрәфләр хакында 60 нчы елларда яза башлыйлар.Зариф Бәшири, Ибраһим Нуруллин, Әбрар Кәримуллин, Җәвад Тәрҗеманов алар турында беренчеләрдән булып матбугатта җылы сүз әйтәләр. Алга таба Шәрәфләрнең эшчәнлеге һәм язмышы белән кызыксыну арта бара. Булат Солтанбеков, Индус Таһиров, Марсель Әхмәтҗано, Дамир Гарифуллин, Мөхәммәт Мәһдиев мәкаләләре дөнья күрде. Гөлнур Айзетулова (“Тукай һәм Шәрәфләр” шигыре), Канәфи Нәфыйков (“Шәрәфләр” рәсем) һ.б. әдәбиятта һәм сәнгатьтә яктырттылар. Галимҗан Шәрәфнең тууына 100 ел тулуга багышланган “ гасыр башындагы революцияләр һәм реформалар чорында Татарстан зыялылары” дип аталган фәнни конференция үткәрелде (3-4 декабрь 1996). Казанда Галимҗан Шәрәф исемен мәңгеләштереп Жуковский урамындагы15 нче йортка мемориаль такта куелды.
  Авылдашларыбыз да Шәрәфләр нәселен бик җылы искә алалар. Беренче чиратта Шәрәфләр Аксу авылында мәктәп белән бәйле хәтергә кереп калган.Ульяновск өлкәсе дәүләт архивы (ГАУО) материалларына таянып, Аксу авылында мәктәп-мәдрәсә 1886нчы елда оешуы ачыкланды. 1923нче елда мәктәптә белем алучыларның (бала-чагалар, авыл яшьәре, өлкәннәр) саны 200 гә җиткәнлеге мәгълүм. Белемгә булган ихтыяҗны күреп авылдашларыбыз бертуган Шәрәфләр 1925(1926?) елның көзендә Аксу авылында яңа мәктәп (№1 крестьян яшьләр мәктәбе) салалар. Тирә-күрше авыллардан бер-бер артлы белемгә омтылучы яшьләр агыла башлый. Белемнәрен Казанга китеп дәвам иттерүче авылдашларына да Шәрәфләр ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торганнар.
  Мәктәп белән генә чикләнеп калмыйча бертүген Шәрәфләр Аксуда медпункт төзетәләр. Авылдашларыбыз кишер үстерү һөнәрен аеруча үз иткән. Кишер орлыгын да Шәрәфләрнең әтиләре Шәрәфетдин Хөснетдин улы Самара якларыннан алып кайткан һәм бөтен авылга тараткан, дигән фараз бар.
   Шулай итеп, Шәрәфләрнең тырышлыгы белән Аксу авылы, бер яктан, тирә-якта белем, мәгърифәт учагы үзәге буларак дан тотса, икенче яктан, кишер үстерү осталары яши торган авыл, Кишер Аксуы буларак таныла.