Фаварис Галиев

(Галиев Фаварис битеннән юнәлтелде)

Галиев Фаварис Мөхәммәтгали улы—хезмәт ветераны

Кыскача биографиясе үзгәртү

1941 елның 15 августында Смәел авылында туган. Смәел мәктәбендә  җиде сыйныф белем алганнан соң Яңгул урта мәктәбендә укый. 1959 елда урта белем ала һәм туган авылында хисапчы ярдәмчесе булып эшли. Хезмәт юлын мәктәп елларында ук тракторчы һәм комбайнчы  ярдәмчесе булып башлый.

1960-1965 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып галим-агроном белгечлеге ала.

Хезмәт юлы үзгәртү

Ф.Галиевнең бөтен гомере туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозга багышланган: 1965-1978 елларда ул хуҗалыкның баш агрономы, 1978-1985 елларда—колхоз рәисенең мәдәни-агарту эшләре буенча урынбасары, 1985-1991 елларда—колхозның партия оешмасы секретаре, 1991-1994 елларда—колхоз рәисенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, 1994-1997 елларда—техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инженер, 1997-2004 елларда—кабат хуҗалыкның баш агрономы. Тирән хәзерлекле белгеч, киң фикерле шәхес, туган җирен, аның кешеләрен якыннан белүче һәм яратучы авыл баласы буларак Ф.Галиев әлеге хуҗалыкның тотрыклы матди-финанс базасын булдыруга, районыбызның югары нәтиҗәле эшли торган хуҗалыгы дәрәҗәсенә күтәрүгә бәя биреп бетергесез өлеш кертте, авылдашларының тирән ихтирамын казанды.

Җәмәгать эшләре үзгәртү

Ф.Галиев хезмәт юлының беренче көннәреннән киң җәмәгать эше алып барды. Ул күп мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Смәел авыл Советы депутаты булып сайланды, берничә мәртәбә КПССның район конференцияләре делегаты булды, райком членлыгына кандидат итеп сайланды. 1969 елда колхозчыларның республика конференциясе делегаты булды, аның секретариатына сайланды.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

Ф.М.Галиевнең фидакарь хезмәте югары бәяләнде. Ул РСФСР Мәгариф министрлыгының, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең, Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район җитәкчелегенең күпсанлы Мактау Грамоталары, медальләр белән бүләкләнде. 2003 елда аңа Россия Федерациясенең атказанган агрономы дигән абруйлы исем бирелде.

Бвстырып чыгарган китаплары үзгәртү

Көзге яшьнәү

Фаваризмнар

Ф.Галиев гаять үзенчәлекле иҗатчы да. Аның шигырьләре район һәм республика матбугатында еш басыла. Туган авылы Смәелгә багышланган җыры үзешчән композиторларның район конкурсында җиңү яулады.

Ветеран туган авылы Смәелдә яши, актив җәмәгать эше алып бара.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006