Галактикалар тупланышы

Галактикалар тупланышы - гравитацион рәвештә бәйләнгән галактикалар системасы, Галәмдә иң эре стуктуралар берсе.

IDCS J1426 галактик тупланышы Җирдән 10 миллиард яктылык елында урнашкан, 500 триллион Кояш массалы тупланыш
Вероника Чәче тупланышы
Кыз тупланышы

Диаметры буенча уртача зурлыгы дистәләр миллион яктылык елы тәшкил итә.

Галактикалар тупланышлары ике төргә бүленә:

  • Регуляр - төзек сферик формасында тупланышлар, анда эллиптик һәм линзасыман галактикалар өстенлек итә, төгәл үзәк өлеше бар. Әлеге тупланышлар үзәгендә гигант эллиптик галактикалар урнашкан. Мәсәлән: Вероника Чәче тупланышы.
  • Иррегуляр - билгеләнгән формасы булмаган тупланышлар, галактикалар саны буенча регуляр тупланышка калыша. Бу төр тупланышларда спираль галактикалар өстен була. Мәсәлән: Кыз тупланышы.

Тупланышлар массалары 1013 - 1015 Кояш массалы булырга мөмкин.

2016 елда иң иске (CL J10010220) тупланышы табылган, ул Җирдән 11,1 миллиард яктылык елында урнашкан.

Әдәбият үзгәртү